Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут Татарстанның Лаеш районындагы "Агробиотехнопарк" ҖЧҖ мәйданчыгында булдылар.
Искәртәбез, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы төбәккә эш визиты белән килде.
"Агробиотехнопарк" ка килүгә кунаклар орлык селекциясе өлкәсендәге эшләнмәләр белән таныштылар. Аларга көнбагышның классик технологияләр өчен булдырылган сортлары һәм гибридлары, шулай ук аларның үзенчәлекләре турында сөйләделәр.
Аннары кунаклар Казан дәүләт аграр университетының Агробиотехнопаркын ачуда катнаштылар.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда иң заманча мәйданчыклар - технопарклар булдырырга тырышалар, һәм менә, ниһаять, Агробиотехнопарк барлыкка килде.
"Татарстан - сәнәгать республикасы булуга карамастан, безнең өчен авыл хуҗалыгы икътисадның мөһим сегменты, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без аңлыйбыз, бүген фәнне һәм аның казанышларын файдаланмыйча көндәшлеккә сәләтле булу кыен. Без яңа технопарк төбәк әһәмиятендәге генә түгел, монда тулаем ил өчен чишелешләр булдырылыр дип өметләнәбез".
Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, Казан дәүләт аграр университетының Агробиотехнопаркы ачылуга республика җиһазлар (селекция комбайны) сатып алуга сертификат бүләк итә.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы бүген үзебезнең селекциянең көнбагыш чәчүлекләрен бәяләве турында сөйләде. "Бик яхшы нәтиҗәләр. Без Татарстанда һәм тулаем Идел буенда бодай һәм соя үстерү перспективалары турында фикер алыштык", - диде ул.
Оксана Лут сүзләренчә, хәзер үсемлекләр һәм хайваннар селекциясе һәм генетикасы-технологик тәэмин ителеш һәм азык-төлек куркынычсызлыгы буенча яңа илкүләм проектта төп юнәлешләрнең берсе. "Без аны әзерлибез. Һәм без агробиотехнопарк үзебезнең селекция үсеше өчен яхшы мәйданчык булыр дип өметләнәбез", - дип белдерде ул.
Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры билгеләп үткәнчә, илебез селекциясендә быел ук көнбагыш, шикәр чөгендере һәм башка культуралар буенча зур алгарыш көтелә. "Агробиотехнопарк, студентлар моңа өйрәнсен өчен, яңа сортлар һәм гибридлар булдыру өчен яхшы мәйданчык булыр дип ышанабыз. Алга таба да аспирантурага барсыннар, яңа сортлар һәм технологияләр уйлап табучы һәм булдыручы фәнни хезмәткәрләр булсыннар", – дип ассызыклады ул.
Казан аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев агробиотехнопарк ачылуны югары уку йорты өчен истәлекле вакыйга дип атады.
Ул республика җитәкчелегенә аграр вузның бүгенге көндә шундый заманча мәйданчыгы булуы өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, бу аграр фәнне үстерү һәм агросәнәгать комплексын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү өчен менә дигән база.
Рөстәм Миңнеханов һәм Оксана Лут агробиотехнопаркны карадылар, агролабораторияләрнең җиһазландырылуын бәяләделәр.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук АгроНТРИ-2024 бөтенроссия конкурсының төбәк этабы җиңүчеләре белән аралашты.
Биредә үк агротехнологияләр өлкәсендә студентлар стартаплары проектлары күргәзмәсе тәкъдим ителде.