Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Баш дәүләт экспертизасы башлыгы яңа объектлар белән эшләү өлксәендә багланышлар турында фикер алыштылар

23.08.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Россиянең Баш дәүләт экспертизасы башлыгы Игорь Манылов белән очрашты.

Яклар республика территориясендә капиталь төзелеш объектларына, шул исәптән махсус билгеләнештәге объектларга дәүләт экспертизасы үткәргәндә багланышлар турында фикер алыштылар.

Әңгәмә барышында шулай ук инвестиция-төзелеш процессын оптимальләштерү кысаларында хезмәттәшлек темасына да кагылдылар.

Очрашу Россия экспертизалары ассоциациясе (АЭР), төбәк эксперт оешмалары вәкилләре һәм Татарстан территориясендә төзелешнең эре заказчылары катнашында узды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.