Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре бүген тәмамлана. 2024 елда Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре кысаларындагы чаралар 20-22 август көннәрендә узды.
Бүген -22 август көнне - Мәскәү Халыкара музыка йортында Татарстан Республикасы сәнгать осталарының тантаналы кичәсе уза. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Мәскәү мэры Сергей Собянин чараның мәртәбәле кунаклары булды.
Сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү җитәкчелегенә Татарстанга игътибары һәм озак вакытлы хезмәттәшлеге өчен рәхмәт белдерде.
«Бу мөһим традицияне даими хуплаулары өчен Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Шакирҗан улы Хөснуллинга һәм Мәскәү мэры Сергей Семенович Собянинга чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Безнең өчен, татарстанлылар өчен, Мәскәүдә республикабызның бай, төрле мәдәниятен күрсәтү – зур дәрәҗә генә түгел, зур җаваплылык та», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Үз чиратында, Россия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин төбәкара элемтәләрне ныгытуда аеруча мөһим булуын билгеләп үтте. "Бүген, Россиягә икътисади ысуллар белән генә түгел, ә безнең күп гасырлык традицияләр аша да йогынты ясарга тырышканда, төбәкара мөнәсәбәтләрне ныгыту аеруча мөһим. Мәскәү белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрне уңышлы хезмәттәшлек һәм үзара ихтирам үрнәге дип атарга була, аларны һәрвакыт тирән тарихи һәм мәдәни багланышлар бәйләп торды. Мәскәү дә, Татарстан Республикасы да икътисади һәм социаль үсештә, шул исәптән төзелештә һәм безнең гражданнар өчен уңайлы мохит тудыруда алдынгы урыннарны били. Ике регионның да чәчәк атуына инфраструктураны, туризмны үстерү, инвестицияләр җәлеп итү өчен уңайлы шартлар тудыру буенча уртак проектлар ярдәм итә", - диде ул.
Сергей Собянин үз чыгышында татар диаспорасының башкала тормышында актив катнашуын ассызыклады. "Рәхмәт, Рөстәм Нургалиевич, бу төбәкара хезмәттәшлеккә рухландыруыгыз, Мәдәният көннәренә шәхсән килүегез өчен. Казан белән Мәскәү арасындагы юл безне өч тапкырга якынайтты", - дип ассызыклады ул.
Тантаналы чара кысаларында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Рөстәм Миңнехановка М-12 «Восток» автомобиль юлы проектын гамәлгә ашыруга керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.
Шулай ук алдынгы җәмәгать эшлеклеләренә, төрле һөнәр ияләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды. Бүләкләре арасында - «Дуслык» ордены, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены, «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале, ТР Рәисе рәхмәте һәм башкалар.
Мәскәү Халыкара музыка йортында Татарстан Республикасы көннәре концерт программасы, Татарстан Республикасы сәнгать осталары чыгышлары белән дәвам итте.