Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте әгъзалары катнашында Россия Президенты Владимир Путин үткәргән киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында узды.
Шәхси торак төзелешенә ярдәм итү мәсьәләләре буенча Үзәк Банк рәисе Эльвира Нәбиуллина һәм РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады.
Россия Президенты Владимир Путин шәхси торак төзелешендә гаиләләргә ярдәм итүне мөһим юнәлеш дип атады һәм шул рәвешле Россия Банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллинаның эскроу-счетлар кулланып шәхси торак төзелешенә ярдәм итү алымнарын тарату тәкъдимен хуплады.
Владимир Путин шулай ук РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустиннан Министрлар Кабинетында тәкъдим белән килешәләрме икәнлеген ачыклады һәм уңай җавап алгач: "Бик яхшы! Бу торак секторында эшнең бик мөһим юнәлеше. Шулай да үз торагы — күп гаиләләр омтылган нәрсә".
"Торак төзелешенең башка юнәлешләре буенча эшләнгән инструментлар биредә актив кулланылсын һәм көтелгән нәтиҗә бирсен өчен барысын да эшләргә кирәк", — дип йөкләде Россия Президенты.
Киңәшмәдә шулай ук башка агымдагы мәсьәләләр дә каралды.