Татарстан нефть-газ химиясе форумына Россиянең 25 төбәгеннән һәм 4 чит илдән 10 меңнән артык кунак көтә. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко хәбәр итте.
Быел форум 26-28 августта «Казан Экспо» территориясендә узачак һәм Татарстанда фәнни-технологик үсеш елына багышланачак. "Бүгенге көндә инде традицион TatOilExpo күргәзмәсендә катнашу өчен бик күп компанияләр теләк белдерде. Төрле төбәкләрдән 200дән артык компания. Мисал өчен - узган ел алар 180 иде", - дип хәбәр итте Олег Коробченко.
Чит ил кунаклары арасында Кытай, Әзәрбайҗан, Белоруссия һәм Италия делегацияләре көтелә. «Шулай да безнең Европа илләреннән партнерлар барыбер безнең белән эшләргә кирәклеген аңлыйлар һәм хезмәттәшлек өчен юллар эзлиләр», - диде спикер.
Министр билгеләп үткәнчә, быел зур эшлекле программа көтелә: дүрт халыкара һәм бер бөтенроссия конференциясе. Моннан тыш, «Газпром» ГАҖ, «Газпром нефть» ГАҖ һәм «Татнефть» ГАҖ традицион тәэмин итү көннәрен үткәрәчәк.
"Төп фәнни конференция геология һәм нефть чыгаруга кагылачак. Шулай ук сәнәгать экологиясе һәм куркынычсызлык темасына фәнни-гамәли конференция узачак. Өченче конференция Россиядә нефть - газ химиясе тармагының үсеш нокталарына, ә дүртенчесе геодезиянең актуаль мәсьәләләренә һәм геомәгълүмат системаларына багышланачак", - дип сөйләде Олег Коробченко.