Рөстәм Миңнеханов Самара өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе вәкилләре белән очрашты

20.08.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Самарага эш сәфәре кысаларында төбәкнең татар милли-мәдәни автономиясе вәкилләре, Самара өлкәсе татарларының милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре һәм вәкилләре белән очрашты.

Барлык оешмалар исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы Милли советы бюросы әгъзасы, «Дуслык» Самара төбәк иҗат иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев чыгыш ясады. Халык санын алу буенча Самара өлкәсендә 94,4 мең татар яши, бу төбәк халкының 3,18%ын тәшкил итә. 2010 елдан Самара өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе эшли башлаган. Җыелганнарны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Самара өлкәсен һәм Татарстанны күптәнге күрше мөнәсәбәтләр бәйләвен искәртте. "Татарларның милли-мәдәни ихтыяҗларын үзгәрешсез яклаулары өчен төбәк һәм җирле хакимият органнарына һәм шәхсән Самара өлкәсе Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Вячеслав Андреевич Федорищевка аерым рәхмәт белдерәсем килә", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Самара өлкәсендә 20гә якын иҗтимагый берләшмә эшли. Алар төбәкнең иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашалар. Активистлар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтә, татар җәмәгатьчеләре көче белән МХО зонасына 21 автомобиль җибәрелгән. Самара өлкәсеГубернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы үз чыгышын Рөстәм Миңнехановка төбәккә игътибары өчен рәхмәт сүзләреннән башлады. «Сез безнең өчен, яшь губернаторлар өчен үрнәк", - дип ассызыклады ул, Татарстан Рәисенә мөрәҗәгать итеп. Вячеслав Федорищев билгеләп үткәнчә, татар җәмәгатьчелеге Самара өлкәсе үсешенә сизелерлек өлеш кертә.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.