Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы генераль секретареның гуманитар, мәдәни һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Тариг Али Бәхит белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов Тариг Али Бәхиткә Казанга визиты һәм аның Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы ягыннан ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, Россия һәм мөселман дәүләтләре арасында урнашкан яхшы, күп кырлы мөнәсәбәтләр эзлекле рәвештә үсә, тигез хокуклы партнерлык нигезендә төзелә. "Татарстан Россиянең ИХО белән элемтәләрен үстерүгә керткән өлеше белән горурлана. Сезнең оешма белән тыгыз хезмәттәшлектә "Россия - Ислам дөньясы" стратегик караш төркеме эшли. Шунысы куанычлы, ИХО үзәк аппараты белән дә, аның аерым структуралары белән дә даими диалог җайга салынган. Без Ислам үсеш банкы, ИХОның Сәүдә хезмәттәшлеге буенча даими комитеты, ИХОның Яшьләр форумы, Ислам дөньясы Фәннәр Академиясе һәм башка оешмалар белән мөнәсәбәтләрдә торабыз», - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. Тариг Али Бәхит Татарстан башкаласына Казан глобаль яшьләр саммиты чараларында катнашу өчен килде. Бу Ислам хезмәттәшлеге оешмасы өчен төп яшьләр форумы, анда яшьләр сәясәте өчен җаваплы ведомство җитәкчеләре җыела һәм әлеге өлкәдә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышалар. Быел ул 21-24 августта узачак һәм 40тан артык илдән делегатлар җыячак. Катнашучылар яшьләр арасында Диджитал-трендлар һәм цифрлы хәл ителешләр, балалар һәм яшьләрне тәрбияләүдә заманча технологияләрнең роле, киләчәк буынны формалаштыруда традицион кыйммәтләр кебек актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышачаклар.