Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «ТЭМПО» ДК җитештерүендә булды. Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кыла.
ТР Рәисе белән бергә сәнәгать мәйданчыкларын Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов карады.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм «ТЭМПО» ДК җитәкчелеге вәкилләре озатуында Рөстәм Миңнеханов җитештерү мәйданчыкларын карады, «Технотрон» предприятиесендә, шул исәптән эчке янулы двигательләр детальләрен ясау цехында булды. «ТЭМПО» ДК – Россиянең эре сәнәгать концерннарының берсе, аңа берничә хәзерге заман җитештерү предприятиесе керә. "ТЭМПО" компанияләр төркеменең һәр предприятиесе мөстәкыйль рәвештә тулы җитештерү циклын тормышка ашыра һәм икътисадның төрле өлкәләренә юнәлдерелгән продукция чыгара. Шуннан соңгы объект «Дарлетто» ҖЧҖ булды. Предприятие джем һәм кондитер эшләнмәләре җитештерә. 2018 елда әлеге инвестиция проекты алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе – АСҮИТ резиденты статусын алды. Хәзерге вакытта предприятие үсә һәм киңәя, хезмәткәрләрне эшкә алу бара. «Олимпийский" олимпия резервы спорт мәктәбендә Рөстәм Миңнехановка башкарылган капиталь ремонт турында сөйләделәр. Объектны капиталь ремонтлау эшләре 2023 елның көзендә башланган. Объект өч катлы бинадан гыйбарәт, 1980 елда төзелгән. Спорт мәктәбе 1500 укучыга исәпләнгән. Эш сәфәре азагында Рөстәм Миңнеханов Чаллыда беренче «КАМАЗ» автомобилен чыгаруга 50 ел тулуны һәм Чаллы шәһәренә 400 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чараларга әзерлек буенча оештыру киңәшмәсе уздырды. Планнар һәм әзерлек чаралары турында Автоград мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин хәбәр итте.