Бүген иртән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәренә килде.
Сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов берничә сәнәгать мәйданчыгында булачак, шулай ук «Олимпийский» олимпия резервы спорт мәктәбендә башкарылган капиталь ремонтның сыйфатын бәяләячәк.
Рөстәм Миңнеханов автокомпонентлар җитештерү предприятиеләренең берсендә, джем һәм кондитер әйберләре җитештерү предприятиесендә, башка сәнәгать мәйданчыкларында булыр дип көтелә. Объектларда шулай ук Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов та катнаша. Сәфәрдә Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльвира Зарипова, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре һәм башкалар озата йөри.