Кадрларны сыйфатлы әзерләү өчен уку йортларының һәм икътисадның реаль секторының үзара тыгыз хезмәттәшлеге кирәк. Моңа Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында игътибар итте. Чара Лаеш районының Усады авылында «Инноватика» күп юнәлешле лицеенда узды. Анда шулай ук республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Киңәшмә башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов АСК, сәламәтлек саклау, инженерлык, энергетика, суднолар төзү, авиатөзелеш һәм педагогика өлкәсендә юнәлешле белем бирүне гамәлгә ашыру үрнәкләре тәкъдим ителгән күргәзмә белән танышты.
Үз нотыгында республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр иткәнчә, узган ел Татарстанның һөнәри белем бирү учреждениеләреннән 22 меңнән артык кеше чыгарылган. Аларның 75%ы бюджет нигезендә белем алган. Алган белгечлекләре буенча чыгарылыш укучыларының 68%ы эшкә урнаштырылган. Шул ук вакытта белгечлек буенча эшкә урнашу дәрәҗәсе 50%тан түбән булган техникумнар һәм көллиятләр дә бар. Алар арасында Чирмешән аграр техникумы, Түбән Кама индустриаль техникумы, Бөгелмә аграр көллияте һәм башкалар бар. Рөстәм Миңнеханов әлеге уку йортлары директорларына ихтыяҗ булган белгечлекләр файдасына кадрлар әзерләү системасын яңадан карап чыгарга кушты. "Бу бернигә дә ярамый. Безгә ким дигәндә 90%ын эшкә урнаштырырга кирәк. Кадрлар комиссияләрен үткәрегез һәм ни өчен шундый түбән күрсәткечләр килеп чыгуын ачыклагыз. Кирәкле белгечләр әзерләсеннәр", - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгына. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, югары уку йортлары, техникумнар һәм көллиятләр потенциаль эш бирүче предприятиеләр белән тыгыз элемтәдә эшләргә тиеш. Уңышның нигезе шунда. "Эш бирүче мәгариф учреждениеләре тормышында катнашкан урыннарда нәтиҗә бар. Базарда нинди белгечләр кирәклеген, предприятиеләрдә нинди кадрларга ихтыяҗ булуын анализларга кирәк. Татарстан - сәнәгать ягыннан алга киткән республика, бездә төрле профильдәге җитештерүләр күп. Шуңа күрә безнең өчен иң мөһиме - хезмәт ресурслары. Белгечләр әзерләгәндә безнең эш бирүчеләр, югары уку йортлары, ресурс үзәкләре бербөтен булып эш итәргә тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.