Урып-җыю кампаниясенең барышы һәм беренче яртыеллыкта терлекчелек өлкәсенә йомгаклар турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүгенге көнгә урып-җыю кампаниясе кысаларында 397 мең га бөртекле культуралар суктырылган - планның 30%ы. 1 млн 235 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш гектардан 31 центнердан артып китә. Алда торган урып-җыю күләмнәренең шактый өлеше Спас, Әлки, Аксубай, Кайбыч, Алексеевск һәм Түбән Кама районнарында суктырылган - бөртеклеләр мәйданының 40%тан артыгы. Тәтеш районында уңыш югары - 47 ц/га. Минзәлә, Аксубай һәм Зәй районнары игенчеләре гектардан 39 центнерга якын иген суктыралар. Министр хуҗалыкларда булган барлык киптерү комплексларын эшләтеп җибәрергә өндәде. Барысы 387 ашлык киптерү җайланмасы бар, аларның техник потенциалы тәүлеккә 240 мең тонна. Моннан тыш, икмәк кабул итү предприятиеләре һәм элеваторлар киптерү куәтенә ия, аларның гомуми потенциалы шулай ук тәүлеккә 67 мең тоннага якын ашлык киптерергә мөмкинлек бирә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шулай ук 1 нче яртыеллыкта терлекчелек тармагына йомгаклар турында кыскача сөйләде. Бу чорда авыл хуҗалыгы икътисады нигездә терлекчелек нәтиҗәләре хисабына формалашты, акчалата табыш өлеше 75% тәшкил итә. Бу 59,6 млрд сум, узган ел дәрәҗәсенә карата 19% ка үсеш. Шулардан сөт сатудан 27,6 млрд сум (2023 елга карата 123%) алынган, сугымга терлек һәм кош-корт - 25,4 млрд (107%), йомырка - 6 млрд (172%). 883 мең тонна сөт савып аынлган, бу 2023 елга карата 107% тәшкил итә. Савым сыерларының продуктлылыгы 291 кг га арткан һәм 1 сыерга 4127 кг тәшкил итә (108%). Республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында 607 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Дуңгызлар саны узган ел белән чагыштырганда - 2%ка, кошлар саны 7% ка арткан. Мөгезле эре терлекләр санының иң күп артуы Минзәлә районында - 6627 башка. Мондагы артым инвестпроектларны гамәлгә ашыру хисабына. Бөгелмә районында «Северная Нива Татарстан» компаниясе тарафыннан терлекчелек комплексын сату нәтиҗәсендә терлекләр санын 3550 савым сыерына һәм 5100 баш яшь терлеккә арттырылган. Балтач районында баш санын үзебездә үстерү һәм 250 баш тана сатып алу хисабына арттырганнар. Кукмара районында, нигездә, шәхси эшкуар Халикова-Брундукованың 630 башка һәм Гаврилов ис. агрофирманың 1200 башка исәпләнгән сөтчелек комплекслары исәбенә. Шулай ук Мөслим, Саба, Алабуга, Әгерҗе районнарында да уңай динамика күзәтелә. Быел 1990 башка исәпләнгән 5 сөтчелек комплексы сафка бастырылган. 20 мең сыерга исәпләнгән 23 инвестпроектны гамәлгә ашыруның төрле стадияләрендә. Шулардан 2024 елда 13,5 мең башка исәпләнгән 13 комплекс файдалануга тапшырылачак. Шуның хисабына өстәмә 100 мең тонна сөт савып алу көтелә. Хуҗалыкның көндәлек икътисады сөт сату күләменә бәйле. Сөт күләмен арттыру буенча Минзәлә, Кукмара һәм Балтач районнары алда бара. Республикада 6 айда сөт буенча гомуми үсеш 57 мең тонна тәшкил итә, шулардан 39 мең тонна яисә 68% - шушы өч районнан.