Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы социаль объектларда һәм күп фатирлы йортларда капиталь ремонт барышы турында хәбәр итте

10.08.2024

Социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программалары буенча эшләрнең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Мәгариф өлкәсендәге программалар буенча 185 объектта ремонт эшләре алып барыла. Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт 91%ка башкарылган. Бу атнада 6 объектта эшләр тәмамланган: Саба, Биектау, Бөгелмә, Апас, Кукмара районнарында һәм Әлмәт шәһәрендә. Планлаштырылган эшләрнең 84%ы мәктәпләрне һәм мәгариф үзәкләрен ремонтлау буенча тәмам. Бу атнада 4 объект төгәлләнгән: 2се - Түбән Кама районында, 1се - Ютазы районында һәм 1се - Казанда. Шул ук күләмдә 94 азык-төлек блогында ремонт эшләре ябылган. Соңгы ике атнада 8 объектта эшләр төгәлләнгән. Подрядчылар тарафыннан 4 ресурс үзәгендә 92% ремонт эшләре башкарылган. Бу атнада Нурлат аграр техникумын ремонтлау төгәлләнгән.  15 студентлар тулай торагында төзелеш-монтаж эшләре 89% тәшкил итә. Агымдагы атнада Казанда бер объект подрядчылар тарафыннан төзелеп беткән. Сәламәтлек саклау тармагы буенча быел капиталь ремонт программаларына 138 медицина объекты кертелгән. 82 фельдшер-акушерлык пунктын ремонтлау программасы тәмамлануга якынлаша - монда төзелеш-монтаж эшләре 96%ка җиткән. Шулардан 68 объект тапшырылган инде. 25 поликлиниканы ремонтлау программасы югары әзерлек стадиясендә - эшләрнең гомуми үтәлеше 89% тәшкил итә. 13 төзелеп беткән объектның 5ен подрядчылар узган 2 атнада тапшырган - Казанда, Әлки, Түбән Кама районнарында - берәр объект һәм Лаеш районында ике объект. 31 медицина стационарын капиталь ремонтлау буенча программа чараларының үтәлеше 71% дип бәяләнә.  «Мәдәният» тармагында 24 объект ремонтлана. 5 балалар сәнгать мәктәбе буенча эшләр 88%ка үтәлгән. Бу атнада подрядчылар Биектау районындагы объектта эшләрне төгәлләгәннәр. 19 тармак учреждениесе буенча төзелеш-монтаж эшләре 73 %ка җиткән. Ә яшьләр сәясәте өлкәсендә 28 объект билгеләнгән. 7 яшьләр үзәге буенча ремонт 35%ка башкарылган, 9 балаларны савыктыру лагерен ремонтлау буенча - 46%, 6 яшүсмерләр клубын ремонтлау буенча - 65%. Узган 2 атнада Биектау районындагы яшүсмерләр клубында эшләр төгәлләнгән.  Психологик-педагогик ярдәм үзәкләрен ремонтлау буенча гомуми күләмнең 33%ы үтәлгән. «Экология» өлкәсендәге 21 объект буенча эшләрнең гомуми үтәлеше 82%ка җиткән. 9 төзелеп беткән объектның 3сен подрядчы узган 2 атнада Менделеевск, Буа шәһәрләрендә һәм Алабуга районында тапшырган. Хезмәт министрлыгы линиясе буенча программа кысаларында халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмаларын ремонтлау 90%ка башкарылган. Узган атнада Арча районында бер объект тапшырылган. Урман хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча урманчылык биналарын ремонтлау 79%ка башкарылган. Спорт министрлыгы объектлары буенча подрядчылар планлаштырылган күләмнең 61%ын үтәгәннәр. Ике атна эчендә Әгерҗе районында һәм Казанда берәр объект тапшырылган. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы биналарын ремонтлау программасы тәмамланырга нибары 1% калган. Подрядчыларның 16 объектыннан 4 объект эшләнә әле. Хәрби комиссариатларга ремонт 80%ка башкарылган. Бу атнада Биектау районындагы хәрби комиссариат бинасында ремонт төгәлләнгән. Муниципаль архивларны ремонтлау 45%ка төгәлләнгән, җәмәгать судьялары биналары - 88%, Росгвардия карамагындагы биналар - 72%. Бу атнада башкарма комитет биналарын ремонтлау программасы төгәлләнгән. Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы кысаларында 36 муниципаль берәмлектә 594 торак объектта эшләр алып барыла. Төзелеш-монтаж эшләре 78%ка үтәлгән,сезонлы эш төрләре - 76%. Подряд оешмалары тарафыннан 152 йорт тәмамланган, шул исәптән 18 муниципалитетта 42 объект, алар соңгы ярты айда файдалануга тапшырылган.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.