Төзелеш өлкәсе икътисад һәм социаль өлкә үсеше өчен гаять зур әһәмияткә ия. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.
Иртәгә төзелеш өлкәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр. Хәзерге вакытта бу тармакта 86 меңгә якын кеше эшли. Рөстәм Миңнеханов төзүчеләрнең республика үсешенә керткән зур өлешләрен билгеләп үтте.
Соңгы өч елда Татарстанда 3 млн квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган. Социаль объектларны төзү һәм ремонтлау буенча зур эш алып барыла - ел саен 4 меңнән артык объект. Татарстан төзүчеләре Россиянең яңа төбәкләрендә эш белән мәшгуль. Мөһим бурычлар Россия Дәүләт Советының «Тормыш өчен инфраструктура» юнәлеше буенча комиссиясе кысаларында хәл ителә.