Рөстәм Миңнеханов Казанда Millennium clinic күп юнәлешле медицина комплексында булды

09.08.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Millenium clinic күп юнәлешле медицина комплексында булды.

Рөстәм Миңнеханов медицина комплексының мөмкинлекләре белән танышты. Аңа шулай ук комплексны киләчәктә үстерү турында сөйләделәр. Комплекс күп юнәлешле клиника гына түгел, ә төрле категорияләрдәге номер фонды булган үз кунакханә комплексы булуы белән дә кызыклы.

Медицина комплексы елына 150 меңнән артык пациент кабул итә алачак, шулай ук ел саен 20 меңгә кадәр операция ясый алачак. Юнәлешләрнең берсе - медицина туризмы. Татарстан Рәисе һәм аны озата йөрүче затлар кабул итү-диагностика бүлеген, эндоскопия бүлеген, тернәкләндерү бүлеген, операция блогын һәм стационар бүлекне карадылар. Алар шулай ук конференц-залда булдылар һәм кунакханә комплексының номер фондын карадылар. Рөстәм Миңнехановка клиниканың төрле хезмәтләр күрсәтүе, балалар клиникасы, белгечләр өчен үз уку үзәге һәм кунакханә комплексы булуы турында сөйләделәр. Биредә махсус медицина ярдәме күрсәтелә: терапия, педиатрия, хирургия, гинекология, нур, ультратавыш, функциональ һәм лаборатор диагностика, check-up һәм һөнәри караулар. Аннары Рөстәм Миңнехановка махсус тренажерларны, шул исәптән кислород аз булганда йөгерергә мөмкинлек бирә торган тренажерларны күрсәттеләр. Биредә спортчыларны тернәкләндерү өчен яхшы шартлар тудырылган, дип билгеләп үтелде. Кунаклар шулай ук операция блогында булдылар. Монда аларга умыртка патологиясен, шул исәптән умырткаара бүсерләрне дәвалауның уникаль методикасы турында сөйләделәр. Рөстәм Миңнеханов медицина комплексын караганнан соң клиникада булу шартларын һәм монда урнаштырылган заманча җайланмларны уңай бәяләде. Ул клиника персоналы белән аралашты һәм аларга яхшы эшләүләрен теләде. Millenium clinic күп юнәлешле медицина комплексын карауда ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, ТР спорт министры Владимир Леонов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты. Искәртәбез, клиниканың 18 катлы бинасы Казанның Козин ур., 3 адресы буенча урнашкан. Төзелеш эшләре 2018 - 2024 елларда алып барылды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.