Бүген Биектау муниципаль районында "Ике буын сугышчыларына" һәйкәл ачу тантанасы булды.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Әфганстан Республикасындагы сугыш хәрәкәтләре һәм Төньяк Кавказ төбәге территориясендә террорчылыкка каршы операцияләр ветераннары мәсьәләләре буенча координация советы рәисе Иван Егоров, Казан юридик институты башлыгы, генерал-майор Фоат Зиннуров, Росгвардия гаскәрләренең Үзәк округы командующиеның беренче урынбасары, генерал-майор Павел Индык, Росгвардиянең Идел буе округының «Барс» махсус билгеләнештәге 26 нчы отряды командиры, полковник Сергей Хәйретдинов һәм Россия Федерациясе Герое, хәрби хезмәткәр Юрий Мизерный катнашты.
ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, чарада чыгыш ясап, һәйкәл ачылуны Биектау районы тормышында мөһим вакыйга дип атады, ул беркемне дә битараф калдыра алмый. «Бу Безнең Ватан Геройларына хөрмәт, әмма үсеп килүче буын өчен батырлык үрнәге дә, - диде ул. - Бөек Ватан сугышы чоры солдатларының җиңү байрагын хәзерге заман сугышчысына тапшыруы да символик мәгънәгә ия». Әсгать Сәфәров шулай ук ассызыклаганча, күп милләтле Россия борын-борыннан барлык гражданнарның рухи көче, ныклыгы һәм бердәмлеге белән аерылып торган - бигрәк тә ил өчен катлаулы чорларда. Тантанада катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Исегезгә төшерәбез, һәйкәл Биектау муниципаль районының Җиңү паркында урнаштырылган (Биектау тимер юл ст. пос., Леонов ур.).
Белешмә өчен: «Ике буын сугышчыларына" һәйкәл бронзадан эшләнгән. Скульпторлары: Илья Коротченко һәм Роман Макаров (Мәскәү). Монумент Бөек Ватан сугышы чоры солдаты һәм хәзерге заман солдаты фигураларыннан тора, постаментынана башка гомуми биеклеге - 3,4 метр. Монумент МХОда катнашучы Максим Иванов инициативасы һәм акчасына муниципалитет җитәкчелеге ярдәме белән төзелгән.