Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты, анда фәнни-технологик үсешнең яңа этабында РФ субъектларының роле турында фикер алыштылар.
Утырышны ачып, Игорь Комаров ассызыклаганча, илнең иминлеге һәм үсеше ышанычлы фәнни нигез һәм алга киткән технологияләр белән тәэмин ителә. Дәүләт башлыгының 07.05.2024 № 309 Указы белән технологик лидерлык 2030 елга кадәр һәм киләчәктә 2036 елга кадәр ил үсешенең илкүләм максатларының берсе итеп билгеләнде. Тулы вәкаләтле вәкил Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча технологик лидерлыкны тәэмин итү буенча инде күрелгән адымнар турында искәртте: 2030 елга кадәр Технологик үсеш концепциясе кабул ителде, Фәнни-технологик үсеш стратегиясе расланды, фәнни-техник үсешнең өстенлекле юнәлешләре һәм фәнни технологияләр исемлеге билгеләнде. Тулы вәкаләтле вәкил билгеләп үткәнчә, "технологик суверенитет бурычларын уңышлы хәл итү һәм икътисад һәм җәмгыять ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен төбәкләрне бердәм фәнни-технологик киңлеккә дөрес кертү мөһим". Төп бурыч – фән һәм бизнес мәнфәгатьләрен берләштерү, процесста катнашучыларның барысы арасында нәтиҗәле коммуникацияләр системасын төзү. Петербург халыкара икътисадый форумында дәүләт башлыгы ассызыклаганча, "уйлап табучылар карарларының коммерциячел нәтиҗәлелеген тәэмин итү мөһим – уйлап табулар киштәдә тик ятмасын, ә бөтен чылбырны конкрет продуктта тормышка ашырылганчы узсын". Мондый алымга хакимият органнары, фән һәм реаль сектор хезмәттәшлегенә нигезләнгән ФТР төбәк идарә системасы юнәлдерелергә тиеш. Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко билгеләп үткәнчә, бизнес, югару уку йортлары һәм фәнни оешмалар белән координацияләүдә төбәк командаларының уртак тырышлыгы мөһим роль уйный. Әлеге максатлар өчен ФТРның яңартылган Стратегиясе нигезендә 80 төбәктә фәнни-технологик үсеш буенча җитәкчеләр билгеләнде. 20 субъектта ФТР өлкәсендә төбәк дәүләт программаларын эшләү буенча сынау проекты гамәлгә ашырыла, шуларның 7 се – Идел буе федераль округында. Идел буе федераль округының югары уку йортлары һәм фәнни оешмалары федераль дәүләт ярдәме чараларын актив кулланалар. Мәсәлән, Идел буе округында 4 заманча кампус төзеләчәк. Аларның иң зурысы киләсе елда ук Түбән Новгородта эшли башлаячак. Идел буе федераль округында 6 төбәктә 13 алдынгы инженерлык мәктәбе булдырылган инде. Идел буе округында тикшеренү эшчәнлеген 120дән артык яшьләр лабораториясе алып бара, ә дәүләт, бизнес һәм фән кооперациясен дөнья дәрәҗәсендәге 4 фәнни-мәгариф үзәге төзи. Моннан тыш, Идел буе федераль округы «Профессионалитет» кластерлары саны буенча беренче урында. Округта машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, металлургия, радиоэлектроника, төзелеш, атом, ягулык-энергетика һәм башка тармаклар буенча 99 кластер булдырылган. Игорь Комаров, үз чиратында, төбәкләр һәм Россия Фәннәр академиясе арасында хезмәттәшлек механизмнарын системалы нигездә формалаштыру бурычын билгеләде. Округ төбәкләре фәнни-технологик үсеш өлешендә актив позициядә торалар һәм югары нәтиҗәләр күрсәтәләр. Әйтик, ФТР буенча рейтингта топ-30га Идел буе федераль округы төбәкләренең яртысы кергән. Барлык чыганаклар исәбенә тикшеренүләргә һәм эшләнмәләргә эчке чыгымнарның тулаем төбәк продуктына нисбәте буенча округ тотрыклы рәвештә Россиядәге уртача күрсәткечләрдән югарырак (2019-2022 елларда уртача – 1,3%, гомумроссия - 1%); технологик инновацияләр кертүче оешмаларның чагыштырма күләме буенча Идел буе федераль округы илдә беренче урында: аларның өлеше якынча өчтән берен тәшкил итә (ИФО – 27,8%, РФ – 22,8%). РФ Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков ассызыклаганча, фәнни-технологик үсеш буенча бурычларны хәл итү кысаларында кадрлар әзерләү системасы камилләштерелә. Әйтик, «Фән һәм университетлар» илкүләм проекты кысаларында 2020 елдан Мәгариф һәм фән министрлыгы югары белем алу мөмкинлеге проблемасын эзлекле рәвештә хәл итте, һәм беренче чиратта төбәкләрдә. "Бүгенге көнгә куелган бурыч хәл ителде – югары белем алу мөмкинлеге сизелерлек артты гына түгел, бүген ул дөньяда иң яхшыларның берсе булып тора. Быел бюджет урыннары саны 2020 ел белән чагыштырганда 50 меңнән дә күбрәккә арткан. Тагын 30 мең тирәсе яңа төбәкләргә тапшырылган. Нәтиҗәдә, бүгенге көндә мәктәпне тәмамлаучыларның 60,2%ы бюджетка керә ала. Шул ук вакытта бүлеп бирелгән урыннарның 75%ка якыны төбәк югары уку йортларына бүленгән - бу яшьләрнең һәм югары квалификацияле кадрларның зур агломерацияләр ягына китү проблемасын системалы хәл итү», – диде министр.