Бүген төштән соң Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зәңгәр күлләр территориясендә булды. Бу мәйданчык махсус сакланылучы табигать территориясе һәм шәһәр халкы һәм Казан кунаклары арасында популяр ял итү урыны булып тора.
Искәртәбез, моңа кадәр Рөстәм Миңнеханов Зәңгәр күлләрдә булган һәм аларны төзекләндерү буенча йөкләмәләр биргән иде.
Бүген ул башкарылган эшләрнең сыйфатын шәхсән үзе тикшерде. Күл буенда җәяүлеләр сукмаклары оештырылган, су коену урыннары төзекләндерелгән. Рөстәм Миңнеханов шулай ук павильоннарны - мәгълүмат үзәкләрен карады, аларда лекторийлар, прокат үзәкләре каралган. Көймә станциясенә аерым игътибар бирелгән. Рөстәм Миңнеханов гидроциклларда һәм моторлы көймәләрдә йөрүчеләр өчен киңлекләрне SUP бордларда һәм катамараннарда ял итү һәм шуу урыннарыннан аеру мәсьәләсен эшләргә кушты. Татарстан Рәисе ассызыклаганча, бу ял итүче кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен мөһим.