Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Баулы районына эш сәфәренә килде. Визиты кысаларында ул Татар Томбарлы авылындагы «Берлек» терлекчелек комплексын карап чыкты. Комплекс төзелеше 2 этапта алып барыла.
Бүгенге көндә проектның 1 нче чираты - сыерларны саву залы белән 600 башка исәпләнгән сыер абзары бинасы тапшырылган. Бина, барлык зоогигиена нормаларын үтәп, яңа технологияләр буенча җиңел торгызыла торган конструкцияләрдән төзелгән. Эксплуатация срогы 30 ел, шуннан соң тент кына үзгәрә. Төзелеш стадиясендә 2 нче чират: ППЖ өчен ябык лагуна урнаштыру, конструкция ясау һәм күчү галереясы белән сепаратор монтажлау. Объектны файдалануга тапшыруның планлаштырылган датасы - 2024 елның октябре. Рөстәм Миңнеханов механизаторлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм авыл җирлекләре җитәкчеләре белән очрашты. Баулы районында мөгезле эре терлекләр саны 10 мең баш тәшкил итә, тәүлеклек савым 42 тоннага якын. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы нәтиҗәлелеге рейтингында район әлегә 43 нче урында тора. Шул ук вакытта монда туфракның бонитеты югары, игенчелекне үстерү өчен потенциалы да яхшы. "Тагын да тырышырга, грантларны активрак кулланырга кирәк. Барлык мөмкинлекләр дә бар, максималь рәвештә кулланырга кирәк. Шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкларны активрак үстерергә кирәк", - диде министр. Очрашу вакытында җирлек җитәкчеләре челтәрләрнең тузганлыгы мәсьәләсен күтәрделәр. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республикада торак-коммуналь хуҗалык системасын модернизацияләү буенча аерым программа эшләнәчәк, республика Хөкүмәтенә тиешле йөкләмә бирелгән инде. "Торак-коммуналь хуҗалык системаларын модернизацияләү буенча программаны эшләтеп җибәрәчәкбез: су белән тәэмин итү, канализация, җылылык челтәрләре. Бу эшне алга җибәрәчәкбез", - диде ТР Рәисе.