Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә муниципаль районының «Наратлы» терлекчелек комплексында булды. Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов республиканың өч муниципаль районында – Бөгелмә, Ютазы һәм Баулы районнарында эш сәфәрендә.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар «Наратлы» терлекчелек комплексы эшчәнлеге белән таныштылар. Аңа дүрт сыер абзарын, бозаулар абзары, яшь терлекләр тоту мәйданчыклары, саву залы һәм азык склады керә. Комплекста хәзер 8 374 эре мөгезле эре терлек бар. Тәүлеклек сөт җитештерү – 120 тонна. Аннары механизаторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм Бөгелмә муниципаль районы җирлекләре башлыклары белән очрашу узды.
Очрашуда бөртеклеләрне җыю һәм гомумән Бөгелмә районының авыл хуҗалыгы үсеше турында сөйләштеләр. Бүгенгә барлык мәйданның 15%ы эшкәртелгән (республика буенча уртача 20%ы эшкәртелгән). Бөгелмә районы республика муниципаль районнары торышы рейтингы буенча 11 нче урында тора. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, районның авыл хуҗалыгындагы күрсәткечләре «Наратлы» терлекчелек комплексының уңышларын да арттырган. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә мөгезле эре терлекләр саны 11 мең баш тәшкил итә. Көнлек тулаем сөт савымы - 130 тонна. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы ассызыклаганча, хуҗалыкның кече рәвешләре буенча эшне көчәйтергә кирәк. Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән аралашу барышында районда үсеш динамикасының уңай булуын билгеләп үтте. Ул Бөгелмә муниципаль районы үсешенә сизелерлек өлеш керткән эре инвесторларга аерым рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзер республика җитәкчелеге коммуналь челтәрләрне модернизацияләү мәсьәләсен карый. "Хәзер челтәрләрне алыштыру мәсьәләсе кискен тора. Без бу мәсьәлә буенча аерым программа эшләргә карар кылдык", - дип ассызыклады ул. Бүген Бөгелмә районында коммуналь челтәрләрнең тузуы 70% тәшкил итә. Искәртәбез, Татарстан Рәисе Бөгелмә районына эш сәфәре кысаларында шулай ук яңа «Гәүһәр» мәчетендә булды.