Рөстәм Миңнеханов: Ютазы районы - республикада иң ерак районнарның берсе булуга карамастан - барлык тармаклар буенча да яхшы күрсәткечләргә ирешә

06.08.2024

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ютазы муниципаль районына эш сәфәре кылды.

Искәртәбез, Ютазы районына кадәр Татарстан Рәисе Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында булды.

Ютазыда Рөстәм Миңнеханов урып-җыю эшләренең барышы белән танышты, кырларда бөртеклеләрне җыеп алу темпларын бәяләде, шулай ук механизаторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм Ютазы районы җирлекләре башлыклары белән аралашты.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр итүләренчә, бүгенгә планлаштырылганның 15%ы суктырылган. Район буенча уңыш - 34 ц/ га. Терлек азыгы -19,1 ц/бер терлек башына әзерләнгән. 2024 ел уңышы өчен минераль ашламалар бер гектарга 74 кг кертелгән. Сөт җитештерүгә килгәндә, тәүлеклек савым 50,8 тонна тәшкил итә. Ютазы районында авыл хуҗалыгы предприятиеләре буенча мөгезле эре терлекләр саны 10 мең баштан аз гына артыграк. Рөстәм Миңнеханов белән әңгәмә барышында торак-коммуналь челтәрләрнең тузуы мәсьәләсе күтәрелде. Ютазы районында бу күрсәткеч барлык төп юнәлешләр буенча 60%тан артып китә. Стендларда Ютазы районының икътисадый торышы, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында мәгълүматлар, шул исәптән сәнәгать җитештерүе индексы, «Урыссу» сәнәгать паркы үсеше турында мәгълүматлар һәм башкалар тәкъдим ителгән иде. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Ютазы районы, республикада иң ерак районнарның берсе булуга карамастан, барлык тармаклар буенча да яхшы күрсәткечләргә ирешә. Сәфәрендә Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров озата йөрде. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Ютазы районына сәфәре кысаларында «Дубравушка» балаларны савыкетыру лагеренда булу шартлары һәм аларның ялын оештыру белән танышты. Бу лагерь 1957 елдан бирле эшли. Соңгы ике елда объектта реконструкция үткәрелгән. Лагерь территориясендә өч йокы корпусы бар. Шулай ук уен бүлмәсе, ашханә, медпункт, универсаль тренажерлы балалар мәйданчыгы, волейбол һәм футбол мәйданчыгы бар. Лагерьда социаль инфраструктура объектларында уңайлы мохит булдырылган. Юнәлешле, тематик сменалар һәм ял көннәре турлары үткәрелә. Көн саен каникул вакытында савыктыру лагере 95 балага хезмәт күрсәтә ала. Рөстәм Миңнеханов йокы урыннарының төзеклеген бәяләде, ашханәдәге меню белән танышты. Футбол кырында ул бүгенге көндә «Дубравушка»да ял итүче балалар һәм яшүсмерләр белән аралашты. Савыктыру лагеренда Татарстан Рәисе белән бергә ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков та булды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.