Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Севастополь шәһәрендә Яңа Херсонеста булды. Комплекс 30 июльдә ачылган.
Тарих-археология паркы ил Президенты Владимир Путин кушуы буенча төзелгән. 24 гектарлы территориядә рекордлы срокларда — 2022 елдан алып 30 объект төзелгән. Симферополь һәм Кырым митрополиты Тихон озатуында Рөстәм Миңнеханов музей-гыйбадәтханә комплексын карады, анда аңа паркның концепциясе һәм аның тарихи әһәмияте турында сөйләделәр. Республика Рәисе шулай ук Севастополь балалар сәнгать мәктәбендә булды. Ул китапханәгә һәм сәнгать тарихы буенча әдәбиятка, шулай ук «Дизайн, Архитектура һәм Декоратив-гамәли сәнгать" юнәлешләре буенча эшләр күргәзмәсенә аерым игътибар бирде. Рөстәм Миңнеханов Казанда һөнәрчелек үзәге ачу планлаштырылуы турында сөйләде, анда Севастополь сәнгать мәктәбе эшләнмәләрен кулланып булыр иде, диде. Визиты барышында шулай ук уку сыйныфлары, актлар залы һәм остаханәләрне карады.