Рөстәм Миңнеханов Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов белән очрашты

31.07.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов белән очрашты.

Сергей Аксенов Татарстан Рәисенә Кырым Республикасының "Кырымның Россиягә кушылуының унынчы еллыгы уңаеннан 2014-2024" юбилей медален тапшырды. "Татарстан Республикасы - Кырымның күп өлкәләрдәге мөһим партнерларының берсе. Безнең төбәкләр арасында дустанә мөнәсәбәтләр Кырым язының беренче көннәреннән үк урнашты һәм бу вакыт эчендә гомуми эшләрдә күренә", - диде Сергей Аксенов. Ул ассызыклаганча, кырымлылар Татарстанның тугандаш халкына авыр вакытта ярымутрауны торгызуда һәм үстерүдә зур ярдәмнәре өчен рәхмәтле. Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов бүләк өчен рәхмәт белдерде һәм Кырым Республикасының һәм федераль әһәмияткә ия Севастопольнең ил үсешенә һәм Россия суверенлыгын яклауга зур өлеш кертүен билгеләп үтте. «Татарстан һәм Кырым халыклары арасындагы күптәнге туганлык мөнәсәбәтләре елдан-ел ныгый бара», - дип йомгак ясады ул.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.