Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның «Рубин» футбол клубы уенчылары һәм тренерлар штабы белән очрашты. Очрашу команданың клуб базасында узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, узган сезонда футболчылар, элиталы дивизионда ныклап урнашып, тотрыклы, ышанычлы уен күрсәттеләр. "Рубин" футбол клубы һәм Татарстан Республикасы - бербөтен. Без барыбыз да сезнең җанатарларыгыз. Мин сезгә узган сезон өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бу бөтен коллективның: уенчыларның, тренерлар составының һәм команда җитәкчелегенең зур хезмәте», - диде ул. Республика Рәисе спортчыларга Россия Премьер-лигасының киләсе сезонында уңышлар теләде. "Җиңүләр яки уңышсызлыклар - һәрхәлдә, без сезнең белән. Төп үтенеч - ахырга кадәр көрәшегез. Хәтта син җиңелсәң дә, көрәшүеңне дәвам итсәң дә - бу оят түгел, бу спорт. Сезгә киләсе сезонда уңышлы чыгыш ясавыгызны, кызыклы һәм нәтиҗәле уеннар үткәрүегезне, шулай ук яраланулар азрак булуын телим. Очрашуыбызга бик шатмын", - диде Рөстәм Миңнеханов. «Рубин» ФК идарәсе президенты Марат Сафиуллин командага ярдәме өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. "Безнең очрашуларның традициягә әйләнүенә бик шатбыз. Узган ел бу залда сез безнең командага хәер-фатиха бирдегез һәм бу уенчыларның уңышлы чыгышына көчле этәргеч бирде. Безнең белән бергә булуыгызга, команда белән кызыксынып яшәвегезгә, аның уены белән кызыксынуыгызга без бик шат. Безнең өчен бу зур җаваплылык. Сезнең ярдәмегез белән без узган сезонда яхшы спорт нәтиҗәләренә ирешеп кенә калмыйча, бик күп яхшы социаль проектларны гамәлгә ашырдык. Безнең горурланыр нәрсәбез бар. Без футбол кырларын реконструкцияләдек, манеж һәм спорт үзәге төзибез. Ышанам ки, әлеге проектлар тәмамланганнан соң „Рубин“ футбол клубы инфраструктурасы Премьер-лигада иң яхшыларның берсе булачак», - диде Марат Сафиуллин. "Команданы характерыбызны күрсәтергә, һәр уенда үзебез өчен, клуб өчен, республика өчен көрәшергә өндибез. Без алга таба барырга, кырга чыгарга һәм фидакарьләрчә уйнарга телибез", - дип ассызыклады "Рубин" футбол клубының баш тренеры Рәшит Рәхимов. Футболчылар, үз чиратында, уенчыларга мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудырган өчен рәхмәт белдерделәр. Рөстәм Миңнехановка аның фамилиясе төшерелгән клуб футболкасы һәм «Рубин» тамгасы тапшырдылар.