Яңа уку елы башланырга бер айдан аз гына артыграк вакыт кала, һәм мәгариф учреждениеләрендә ремонт эшләрен сыйфатлы һәм вакытында тәмамлау мөһим. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов искә төшерде.
Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Республика буенча 185 мәгариф объектында ремонт бара, шуларның 51е - мәктәп, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул яңа мәктәпләрне тапшыруны һәм гамәлдәге уку йортларын кабул итүне вакытында тәэмин итәргә кирәклеген ассызыклады. «Без 9 мәктәп һәм бер янкорма төзергә тиеш, - диде ул. - Шулай ук Кукмара районындагы башлангыч мәктәп бинасы. Мәгариф министрлыгына, Төзелеш министрлыгына, муниципалитетларга бу мәсьәләне контрольдә тотарга кирәк». Аннары Татарстан Рәисе хәбәр иткәнчә, төбәктә урып - җыю кампаниясе башланды - көзге культуралар, язгы арпа, борчак һәм рапс җыю. "Бөртекле культуралар чәчүлекләренең гомуми мәйданы - 1 млн 326 мең гектардан артык. шулардан көзге культуралар - 500 мең га, майлы культуралар – 482 мең га. Соңгы көннәрдә яңгырлар ява һәм һәр аяз көн исәптә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Барлык эшләрне билгеләнгән срокларда һәм технологияләрне үтәп башкару мөһим. Моның өчен кирәкле комбайннар һәм киптерү комплекслары паркын тиешле йөкләнешне тәэмин итү өчен эш режимына көйләргә кирәк». Рөстәм Миңнеханов шулай ук комбайннарны тиешле күләмдә тәэмин итүне күзәтергә кушты. «Югары җитештерүчәнлеккә ия техниканың нәтиҗәле эшләвен тәэмин итү, квалификацияле механизаторларны кирәкле күләмдә туплау мөһим", - диде ул. Татарстан Республикасы Рәисе шулай ук ассызыклаганча, эшкә ярдәм итү өчен ташламалы ягулык бирелгән. Рөстәм Миңнеханов игътибар иткән тагын бер мөһим мәсьәлә - терлек азыгы әзерләү. "Җәмәгать секторында һәм шәхси хуҗалыкларда терлекләр санын тәэмин итү өчен еллык азык запасын кимендә бер ярым күләмдә әзерләргә кирәк, - диде ул. – Бу шартлы 1 баш терлеккә 40 центнер азык берәмлеге. Әлегә Авыл хуҗалыгы министрлыгына, районнар башлыклары белән бергәләп, бу мәсьәләне контрольдә тотарга, урып-җыю кампаниясен тәмамлау өчен кирәкле ресурсларны җәлеп итү мәсьәләләрен оператив хәл итәргә кирәк». Аннары Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, җәйге каникуллар вакытында республикада балаларны савыктыру кампаниясе бара, бүген 17 меңнән артык бала җәйге савыктыру лагерьларында ял итә. Бу бик зур сан, һәм аларның лагерьларда сыйфатлы ял итүләрен һәм иминлеген тәэмин итү - безнең бурыч, дип ассызыклады ТР Рәисе. Савыктыру кампаниясенең барышы турында тулырак итеп Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе – Татарстан Республикасы буенча баш дәүләт санитария табибы Марина Патяшина сөйләде. Ул, аерым алганда, хәбәр иткәнчә, тикшерү барышында 1233 хокук бозу очрагы ачыкланган, шул исәптән 19%ы - балалар сәламәтлегенә куркыныч тудыручы хокук бозулар. Алар арасында беренчеләрдән булып ул лагерь хезмәткәрләренә, бигрәк тә – ашамлык блогы хезмәткәрләренә, кирәкле медицина тикшерүеннән башка, прививкалар һәм гигиена буенча белем бирүдән башка керү мөмкинлеген билгеләде. Марина Патяшина сүзләренчә, мондый хокук бозулар 17 муниципаль берәмлектәге 22 лагерьда ачыкланган. Моннан тыш, 14 лагерьда балаларны кабул итү буенча хокук бозулар ачыкланган – атап әйткәндә, балаларны гельминтларга тикшерү нәтиҗәләре булмаган, прививкалар ясату турында белешмәләре булмаган, йогышлы авырулар белән элемтәдә булмаулары турында белешмәләре булмаган балалар кабул ителгән. «Кайбер лагерьларда кергәндә балаларны педикулез һәм термометриягә тикшерү үткәрелмәгән, - дип ачыклык кертте ул. - Әмма туклануны оештыруга аерым игътибар бирелде. Монда хокук бозуларның уртача өлеше 38% тәшкил итә, һәм безнең бу уртача күрсәткеч соңгы еллар дәвамында үзгәрми». Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, Түбән Кама, Лаеш, Нурлат, Чирмешән районнары һәм Казан шәһәре лагерьларында, шулай ук Казан һәм Түбән Кама районы лагерьларында ашханә савыт-сабаларын һәм инвентарьларын эшкәртүдә хокук бозулар булган. Шулай ук лагерьлар һәм туклану операторлары тарафыннан да азык-төлек блогы хезмәткәрләренең шәхси гигиенасы шартларын тудыру өчен хокук бозулар бар. «Әлеге хокук бозулар әзер ризыкларны да, савыт-сабаларны да микроорганизмнар белән пычратуга китерә, ә бу исә - балалар һәм персоналның эчәк инфекцияләре белән авыру куркынычы», - дип ассызыклады Марина Патяшина. Рөстәм Миңнеханов Роспотребнадзор тарафыннан ачыкланган хокук бозулар фактларын ачыкларга кушты. "Болар барысы да - элементар кагыйдәләр, медицина тикшерүе дә, балаларны карау да, азык-төлек продуктларының сыйфаты да. Алар бит безнең балалар! - диде ул, муниципаль районнар башлыкларына мөрәҗәгать итеп. - Сезнең территорияләрегездә, районнарыгызда һәм шәһәрләрегездә. Бу бары тик битарафлык кына". Рөстәм Миңнеханов Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә бу юнәлештә эшне дәвам итәргә, шулай ук гаеплеләргә кирәк булганда җәза бирергә кушты. «Бездә әлеге системалы проблемаларның ни өчен бер үк лагерьларда барлыкка килүен аңларга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.