Татарстан Рәисе Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясе белән очрашты

26.07.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Ислам һәм вакыф эшләре идарәсе рәисе Умар Хабтур Дәръи һәм Мөхәммәд бине Зәйд исемендәге Гуманитар университет ректоры Хәлиф Мөбарәк Әл Заһири белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды. Делегация Казанга «Рухи Ефәк юлы» V халыкара фәнни-дини конференциясендә катнашу өчен килгән. Аның төп максаты - күп гасырлык гуманистик традицияләрне, Зур Евразия халыкларының дини мәдәниятен, дини тәгълимат һәм социаль хезмәт мәсьәләләрен өйрәнү. Конференциядә барлыгы 22 чит ил вәкиле катнаша. Форум программасына шулай ук БРИКС илләренең рухи лидерлары очрашуы һәм БРИКС илләренең Изге Коръән премиясен тапшыру тантанасы керә. Рөстәм Миңнеханов кунакларга республикага визитлары һәм шундый әһәмиятле чарада катнашулары өчен рәхмәт белдерде. "Россия Федерациясе һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре – халыкара проблемаларны хәл итүдә уртак караш берләштергән яхшы һәм якын партнерлар. Татарстан Россия-Әмирлек элемтәләре үсешенә үз өлешен кертергә тырыша", - дип ассызыклады ТР Рәисе. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан ислам дөньясы һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән багланышларга зур әһәмият бирә. Рөстәм Миңнеханов 2014 елдан «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли. Татарстан - Россиядә ислам (партнерлык) банкингы һәм финанслау принципларын кертү буенча сынау төбәге. Республикада хәләл индустрияне үстерү буенча актив эш алып барыла. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, БГӘ - икътисадый һәм гуманитар элемтәләрне үстерү өчен иң кызыклы партнерларның берсе. «Без сезнең ил белән үзара файдалы хезмәттәшлекне киләчәктә дә ныгытырга телибез. Казанда уңышлы эшләр телим", - дип өстәде Татарстан Рәисе.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. Булат Низамиев.