Рөстәм Миңнеханов: Татарстан белән Бохара өлкәсенең хезмәттәшлек перспективалары бик яхшы

26.07.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Бохара өлкәсе Хакиме Ботир Зарипов белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Очрашу алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Ботир Зарипов барында Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты һәм Бохара өлкәсе туризм идарәсе арасында Туризм өлкәсендә Хезмәттәшлек ниятләре турында меморандумга имза салынды. Шулай ук Хезмәттәшлек турындагы килешүгә Татарстан һәм Бохара өлкәсе Сәүдә-сәнәгать палаталары да кул куйды. Рөстәм Миңнеханов Ботир Зариповка Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә игътибары өчен рәхмәт белдерде. Ул быел апрель аенда Бохарага визиты турында искә төшерде. Республика Рәисе берничә объектта, аерым алганда, «Бохара сәнәгатьне үстерү комплексы» махсус сәнәгать паркы мәйданчыгында булган. Исегезгә төшерәбез, әлеге проект Татарстан ярдәме белән гамәлгә ашырыла. «Ышанам ки, планлаштырылган проектларны гамәлгә ашыру Татарстан белән Бохара өлкәсе арасындагы элемтәләрне ныгытырга ярдәм итәчәк", - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. Ул ассызыклаганча, Татарстан дустанә Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләре кысаларында Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеген югары бәяли. Монда аерым казаныш ике дәүләт Президентына карый. Быелның февралендә Казанда Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеёв Киләчәк Уеннарын ачуда катнашуда булды. Үз чиратында Татарстан делегацияләре быел Ташкентта, Сурхандәрья, Бохара һәм Навои өлкәләрендә булдылар. Шулай ук Татарстан делегациясе Ташкентта "ИННОПРОМ. Үзәк Азия» сәнәгать күргәзмәсендә булды. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан-Үзбәкстан товар әйләнеше 370 млн доллар тәшкил итте - 27% үсеш. "Алга таба да үзара товарлар китерү һәм хезмәт күрсәтүләр күләмнәрен һәм номенклатурасын арттыру буенча эшләргә кирәк. Моның өчен бездә бөтен кирәкле әйберләр бар», - диде ТР Рәисе. Ул Казанда - Үзбәкстанның Генераль консуллыгы, ә Ташкентта Татарстан вәкиллеге уңышлы эшләп килүен искәртте. Эшлекле элемтәләрне һәм туризм элемтәләерн ныгытуга Казанның Ташкент, Сәмәрканд һәм Фирганә белән турыдан-туры авиаэлемтәсе ярдәм итә. Үзара хезмәттәшлек турында берничә килешү, меморандум имзаланды һәм гамәлгә ашырыла. Республика Үзбәкстанның кайбер төбәкләре белән актив хезмәттәшлек итә. Татарстанның әйдәп баручы компанияләре линиясе буенча эш алып барыла. Рөстәм Миңнеханов АСК, ТКХ, мәдәният, туризм, спорт, фән һәм мәгариф, шулай ук кадрлар әзерләү өлкәләрендә хезмәттәшлек үсешен аерым билгеләп үтте. Бүгенге көндә Татарстан югары уку йортларында 2,5 меңнән артык үзбәк студенты белем ала. «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме һәм «KazanForum» халыкара икътисадый форумы линиясе буенча уртак эш алып барыла. Күптән түгел Казанда Үзбәкстан спортчылары катнашкан БРИКС уеннары узды. «Ышанам ки, сезнең татарстанга бу килүегез безнең багланышларны алга таба үстерергә ярдәм итәчәк", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ботир Зарипов җылы кабул итүләре һәм Татарстанның алдынгы практикалары белән танышу өчен тудырылган шартлар өчен рәхмәт белдерде. Делегация визиты кысаларында Сәүдә-сәнәгать палатасында, ИТ-паркта, Химградта, Иннополиста һәм Агросәнәгать паркында булачак. Белешмә өчен: Бохара өлкәсе шактый табигый ресурсларга ия, бигрәк тә табигый газ, нефть, графит, бентонит, мәрмәр һәм известьташ. Сәнәгатьтән текстиль тармагы аеруча алга киткән, нефть, табигый газ һәм кыйммәтле металлар чыгару һәм эшкәртү мөһим урын алып тора. Традицион үзбәк һөнәрләре киң таралган. Өлкәдә мамык, ефәк, игенчелек һәм терлекчелек продукциясен җитештерү һәм эшкәртү үсеш алган. Төбәк гаять зур туризм потенциалына ия. ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән Бохараның иске шәһәре халыкара туризм үзәге булып тора. Бу шәһәр-музейда 170тән артык архитектура һәм тарих һәйкәле сакланган.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. Булат Низамиев.