Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсен уздырды. Катнашучылар 2024 елның 1 яртыеллыгында республиканың берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгакларын карадылар. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, беренче яртыеллыкта республиканың берләштерелгән бюджетына керемнәр күләме 298 млрд сум тәшкил иткән. Шулардан үз керемнәре 244 млрд сумга җиткән. Сәнәгать җитештерүе индексы - 100,8%. Үз керемнәрен җыю буенча еллык план 57,7%ка үтәлгән. Республика Рәисе агымдагы елда бюджетның киеренке үтәлүен билгеләп үтте. Узган ел белән чагыштырганда оешмалар табышына салым кереме 5,4%ка кими. Әлеге салым республика берләштерелгән бюджетының төп кереме булып тора һәм 1 нче яртыеллык нәтиҗәләре буенча гомуми күләмдә 34% тәшкил итә.
"Тармак министрлыкларына бюджетка төп түләүләрне тәэмин итүче предприятиеләрнең җитештерү күрсәткечләрен анализлау буенча эшне көчәйтергә кирәк. Агымдагы шартларда Финанс министрлыгының бурычы - бюджетның нисбәтлелеген, катгый финанс-бюджет дисциплинасын һәм беренчел һәм социаль йөкләмәләрнең абсолют үтәлешен тәэмин итү", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук киләсе елда салым системасына, шул исәптән НДФЛ исәпләүләре һәм салым салуның гадиләштерелгән системасы өлешендә төзәтмәләр кертү үз көченә керә.
Республика Рәисе Икътисад министрлыгына һәм салым хезмәтенә бу юнәлештә эшкуарлар белән аңлату эшләре алып барырга кушты. "Агымдагы икътисадый вәзгыять киеренке кала бирә. Тармак министрлыкларының бурычы - барлык оешмаларның: микропредприятиеләрдән алып эре җитештерүләргә кадәр эшчәнлеген тәэмин итү. Җитештерүчеләргә кооперацион элемтәләр урнаштырырга, сату базарларын табарга, гамәлдәге ярдәм чараларын кулланырга, яңа ярдәм чаралары буенча федераль дәрәҗәгә тәкъдимнәр кертергә кирәк. Икътисад министрлыгы, Сәнәгать министрлыгы, Финанс министрлыгы салым органнары һәм министрлыклар белән берлектә, бу эшне даими җайга салырга тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, бүген федераль үзәк ярдәмендә илкүләм проектлар кысаларында чаралар гамәлгә ашырыла. Шул максатларга 35,1 млрд сум юнәлдерелгән, шуның 15,6 млрд сумы - республика бюджетыннан. Федераль үзәк белән килешүләрдә салынган барлык параметрлар да тулы күләмдә ирешелергә тиеш. "Хәзерге вакытта федераль дәрәҗәдә яңа илкүләм проектлар формалаша. Татарстан бюджетының керем өлешен киеренке үтәүне исәпкә алып, федераль финанслау механизмнарын тулы күләмдә файдаланырга кирәк. Барлык министрлыклар һәм ведомстволар илкүләм проектларга безнең өстенлекле чараларны кертүне тәэмин итәргә тиеш", - дип игътибарны юнәлтте Татарстан Рәисе. Бүген Татарстанда, шул исәптән БРИКС саммитына әзерлек кысаларында, «Зур Зенодольск» һәм «Лаеш төене» территорияләрендә инженерлык инфраструктурасы объектларын төзү, «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» программасы кысаларында объектларны яңарту, «Казан» халыкара аэропортында перронны реконструкцияләү кебек эре инфраструктура проектлары гамәлгә ашырыла. Шулай ук Вознесенск трактының 2 нче этабы, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен әйләнеп узу, «Алексеевск-Әлмәт» автомобиль юлы һәм башка объектлар төзелә. «Барлык тармак министрлыкларына әлеге төп инфраструктура проектларын вакытында һәм тулысынча финанслау мәсьәләләре буенча федераль коллегалары белән тыгыз элемтәдә торырга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов. Акчаларның шактый өлеше ел саен гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртучы республика программаларына җибәрелә. Быел 58 млрд сумлык 44 программа гамәлгә ашырыла. "Мондый проектларны һәр төбәк тә тормышка ашырмый. Җирле хакимият органнары игътибарын җәлеп итәм: һәр объектны төзү - башлыкларның шәхси җаваплылыгы», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук республика Рәисе салым бурычын киметү эшенең мөһимлеген билгеләп үтте, ул 1 июльгә 11,2 млрд сум тәшкил итә. Узган елның шул ук чорына кимү 2,6 млрд сум тәшкил иткән. Киңәшмә кысаларында Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр иткәнчә, быелның беренче алты аенда республика территориясеннән бюджет системасына 710 млрд сум күчерелгән. 2023 елның 1 яртыеллыгына үсеш - 171,5 млрд сум. Республиканың берләштерелгән бюджетына 223 млрд сум кергән. Бюджеттан тыш дәүләт фондларына иминият кертемнәре 1,4 тапкырга арткан. Тармак буенча түләүләр үсеше нефть чыгаруда, транспортлауда, төзелештә, банк өлкәсендә, мәгълүматлаштыруда һәм элемтәдә күзәтелә. Һәм, киресенчә, кимү эшкәртүдә, энергетикада һәм күпләп сатуда, шул исәптән НДСны 1,7 тапкырга кире кайтару аркасында килеп чыккан. Татарстан Республикасы Финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, беренче яртыеллыкта республика бюджеты - 206,9 млрд сумга, җирле бюджетлар 37,6 млрд сумга үтәлгән. Чагыштырма зурлыгы 34% булган алдынгы урынны табышка салым алып тора. Аның керемнәре алты ай эчендә планлы билгеләнешләрдә уза һәм 83,3 млрд сум тәшкил итә. Бюджет кеременең әһәмияте буенча икенче чыганагы - физик затлар кеременә салым. 6 айда салым республиканың берләштерелгән бюджетына 73,4 млрд сум күләмендә кергән - үсеш 38%. Берләштерелгән бюджетка акцизлар - 21,1 млрд, Оешмалар милкенә салым - 20,7 млрд, гомуми керемгә салым - 18,7 млрд, җир салымы - 3,7 млрд. Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы Рөстәм Нуриәхмәтов хәбәр иткәнчә, 2024 елның беренче яртыеллыгында барлык дәрәҗәдәге бюджетлар арасында керемнәрне бүлү вәкаләтләрен башкарганда Федераль казначылык органнары Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондына 387 млрд сум яки узган елга карата 115% күчергәннәр. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 1 нче яртыеллыкта 35 эре предприятие бюджетка түләүләрен 17,5 млрд сумга киметкән. Моннан тыш, статистика буенча предприятиеләрнең 24,5%ы зыянга эшли. Татарстан Республикасы Рәисе агымдагы вәзгыятькә, предприятиеләрнең якындагы айларга һәм киләчәккә фаразларына даими мониторинг алып барырга, шулай ук җитештерүчеләргә ярдәм итү чараларын күрергә кушты. Рөстәм Миңнеханов «күләгәдәге» хезмәт хакын легальләштерү буенча комиссия эшчәнлеген дәвам итәргә өндәде. Аерым алганда, ул хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерү һәм формаль булмаган хезмәт базарын кыскарту буенча эшне көчәйтергә кушты. Комиссияләр кысаларында шулай ук НДФЛ буенча бурычлар буенча эшне активлаштырырга кирәк, ул 3 млрд сум тәшкил итә. Хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк түләүче оешмаларның үсеше күзәтелә. Бүген аларның саны 822гә җиткән - 18%ка үсеш. Иң зур үсеш Теләче, Мамадыш һәм Лениногорск районнарында күзәтелә. Салым булмаган керемнәргә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларга, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Финанс министрлыгы белән берлектә, аренда түләүләре буенча бурычлар динамикасына анализ ясарга кушты. 14 муниципалитетта аның үсеше күзәтелә. «Мөлкәтне нәтиҗәле файдалануны тәэмин итәргә кирәк», - диде ТР Рәисе. Республиканың берләштерелгән бюджеты чыгымнары 1 нче яртыеллыкта еллык планның 43%ын тәшкил итә. «Бу вәзгыятьтә акчаларны тотуның нәтиҗәлелеген арттыру буенча эшне көчәйтергә, беренчел чыгымнарны һичшиксез үтәүне тәэмин итәргә кирәк», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, учреждениеләрнең бюджеттан тыш эшчәнлегеннән кергән керемнәрнең бер өлеше хезмәткә түләүне арттыруга юнәлдерелә. Бу хезмәт хакы дәрәҗәсен арттыруда һәм кадрларны калдыруда мөһим резерв. 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның план чорына бюджет формалаштыру эше тулы куәтенә бара. "Бюджетлар, бигрәк тә муниципаль дәрәҗәдә, нисбәтләнергә тиеш", - дип өстәде республика Рәисе.