Рөстәм Миңнеханов SIFI компанияләр төркеме президенты Габдеррахман Ндиаие белән очрашты

25.07.2024

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Sifi компанияләр төркеме президенты Габдеррахман Ндиае (Сенегал) белән очрашты.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясенең Африка дәүләтләре белән хезмәттәшлеге конструктив рәвештә үсә һәм Татарстан, үз чиратында, Россия-Сенегал мөнәсәбәтләре кысаларында Сенегал белән хезмәттәшлекне үстерергә тели.

Соңгы вакытта Сенегал белән элемтәләр активлашты, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, Сенегал вәкилләре ел саен үткәрелә торган «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый саммитында даими катнашалар. Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, 2022 елның мартында ул шәхсән Сенегалда булган һәм илнең үсеше һәм Сенегал Хөкүмәте алып барган эшнең масштабларына сокланган. Ул кыскача Татарстан икътисады һәм аның төп үсеш нокталары турында сөйләде. Безнең хезмәттәшлекне киңәйтү өчен яхшы перспективалар бар, диде Рөстәм Миңнеханов азакта, Татарстан белән Сенегал һәм Африканың башка илләре кооперациясен җайга салуда үзара хезмәттәшлеккә өметләнәбез. Белешмә өчен: Исегезгә төшерәбез, Sifi компанияләр төркеме Сенегалда иң эре шәхси эш бирүчеләрнең берсе булып тора. Элегрәк Габдеррахман Ндиае әфәнде Татарстанда 2022 елда булган иде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.