Рөстәм Миңнеханов семинарийлар башлыгы, Экспертлар советы һәм Иран Ислам Республикасы Конституциясен саклаучылар Советы әгъзасы Алиреза Арафи белән очрашты

25.07.2024

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов семинарийлар башлыгы, Экспертлар советы һәм Иран Ислам Республикасы Конституциясен саклаучылар Советы әгъзасы Алиреза Арафи белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Исегезгә төшерәбез, Ализера Арафи әфәнде Татарстанга эш сәфәре кыла һәм «Рухи Ефәк юлы: Зур Евразия киңлегендә дини кыйммәтләрнең әһәмияте» V халыкара фәнни-дини конференциянең пленар утырышында катнаша.

Рөстәм Миңнеханов һәм Ализера Арафи фән һәм мәдәният, социаль-гуманитар институтлар арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук багланышларны тирәнәйтү һәм кайбер юнәлешләр буенча тәҗрибә уртаклашу кебек темаларга да кагылдылар. Яклар мөмкин булган уртак проектлар турында фикер алыштылар. Очрашуда ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары – ТР Рәисенең эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Руслан Мөхәрләмов, ТР Рәисенең Тышкы элемтәләр департаменты директоры Эдуард Хәбибуллин һәм башкалар катнашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.