Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты. Очрашу Истанбулда Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегендә узды. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасында эш сәфәрендә. Очрашуда Төркия ягыннан Anadolu Group, «Корума», «Шишеҗам», «Хәят», «Җошкуноз», «Колуман», «Eks Plywood Kontrplak» кебек эре холдинглар җитәкчеләре, шулай ук Төркиянең Тышкы икътисадый элемтәләр комитетының Төркия-Россия эшлекле советы җитәкчеләре, Төркия Машина төзүчеләр ассоциациясе, Төркиянең Бөек Милли Мәҗлесе депутаты Мостафа Варанг катнашты.
Рөстәм Миңнеханов, җыелганнарны сәламләп, икътисадый элемтәләрне ныгыту һәм киңәйтү өчен партнерлар белән даими элемтәләрнең мөһимлеген билгеләп үтте. "Татарстан безнең дәүләтләр арасында нәтиҗәле элемтә чылбыры булырга омтыла, - дип билгеләп үтте ул. - Төркия Республикасы - Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе». "Узган ел безнең товар әйләнеше якынча 2,9 миллиард доллар тәшкил итте, арту 2,5 тапкыр диярлек. Бүген безнең очрашуда катнашкан Төркия компанияләре республикага 2 миллиард доллар инвестицияләгән», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул компания җитәкчеләренә ышанычлык һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде, республика мондый хезмәттәшлекне алга таба да дәвам итәчәк, дип ышандырды. Сөйләшү барышында шулай ук бүген Татарстанда Төркия партнерлары катнашында гамәлгә ашырыла торган проектлар, шулай ук хезмәттәшлекне киңәйтү перспективалары турында фикер алыштылар.