Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә берничә йөкләмә бирде

13.07.2024

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов берничә йөкләмә бирде. Чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Мәсәлән, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, эссе һава торышы аркасында су куллануның шактый артуы һәм шуңа бәйле рәвештә авария хәлләре күзәтелә. Июнь аенда республика халкыннан кара-каршы элемтә сервислары аша әлеге тематика буенча 1833 шикаять килгән Шикаятьләрнең иң күбе Түбән Кама, Зеленодольск, Әлмәт, Алабуга, Менделеевск, Питрәч районнарыннан, Чистай, Лаеш, шулай ук Казан шәһәр яны районнарыннан килгән. Үз мөрәҗәгатьләрендә халык еш кына аварияле сүндерүләр һәм суның аз басымы, авария бригадаларының оператив эшләмәве, шулай ук суны китерү гә бәйле проблемалар, суны озак вакыт туктатып тору турында хәбәр итә. Башлыкларга мөрәҗәгать итәм – коммуналь челтәрләрдә аварияләрнең барлык очракларын шәхси контрольдә тотарга, аларны вакытында бетерүне күзәтергә һәм халыкка кабул ителгән чаралар һәм авария-торгызу эшләренең сроклары турында оператив рәвештә хәбәр итәргә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук суны озак вакыт туктатып торганда суны үзәкләштерелгән рәвештә китереп торуны оештырылырга тиешлеген искәртте. ТР Төзелеш министрлыгына, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары белән берлектә, алдагы елларга дәүләт программаларын формалаштырганда су белән тәэмин итү челтәренең авария хәлендәге участокларын исәпкә алырга кирәк, диде ТР Рәисе. Моннан тыш, урыннарда су куллануны исәпкә алу приборларын кертү, рөхсәтсез су тоташтыруларны туктату, коммуналь челтәрләр аша китерелгән су ресурсларына сакчыл карау мөһим, диде ул. "Әгәр йортларда су булмаса-үзәкләштерелгән су китереп тору оештырылырга тиеш!",- дип тагын бер тапкыр ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнеханов 10 июльдә республика территориясендә җиңел моторлы самолет һәлакәткә очраганлыгын (Кама Тамагы янында Cessna 172 һәлакәткә очраган), өч кеше, шул исәптән бер бала һәлак булганлыгын хәбәр итте. "Хәзер ачыкланганча, анда очуга рөхсәт тә юк иде, һәм очучы кирәк дип санаганча очкан, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Мин барысын да тикшерергә, барлык җиңел моторлы аппаратларны исәпкә алырга, мондый очышларны оештыруны тикшерергә куштым. Барысы да авиация регламентларын катгый үтәргә тиеш". Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов төгәллек кертте: беркем дә мондый очышларга каршы түгел, әмма барысы да тиешенчә оештырылырга тиеш, очышларга рөхсәт алырга кирәк. Ул шулай ук искәрткәнчә, элек тә җирле халык очышларны оештыруда хокук бозулар булу турында зарланган, әмма беркем дә җавап бирмәгән. "Кешеләр кызганыч, гаилә ял итәргә килгән, һәм шундый хәл була", - диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Рәисе хәбәр иткәнчә, Мамадыш районында керәшен - Питрау мәдәнияте бәйрәме узачак. Ул бәйрәм мәйданчыкларында күп санлы кешеләрнең иминлеген тәэмин итәргә, шулай ук кешеләрнең туклану өлкәсендә сыйфатлы хезмәтләр күрсәтүне контрольдә тотарга кушты: күп кеше - 50 меңгә якын кеше көтелә.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.