Рөстәм Миңнеханов: Татарстан яшь геологлар хәрәкәтен үстерүгә аеруча игътибар бирә

12.07.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Энергетика министры Сергей Цивилев Әлмәттә Яшь геологларның X республика ачык кыр олимпиадасын ачу тантанасында катнаштылар. Чара «Солнечный» балалар лагеренда узды.

Беренче тапкыр Яшь геологларның республика ачык кыр олимпиадасы 2014 елда уздырылган иде. Быел анда 380дән артык укучы катнаша (Татарстанның 35 командасы, Белоруссия, Пермь крае һәм Башкортостан Республикасыннан бер команда). Җәйге кыр олимпиадасы кысаларында теоретик биремнәрдән тыш, практик биремнәр дә бар. Бу минералогия, палеонтология, шлих сынау, гидрология, магнитометрия һәм башкалар буенча ярышлар. "Бүген, Нефть саммиты көнендә, без яшь геологларның юбилей кыр олимпиадасына старт бирәбез. Сез бик кызыклы һәм абруйлы һөнәр сайладыгыз. Сезне котлыйм һәм уңышлар телим!" - дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга Энергетика министрлыгы башлыгы. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан яшь геологлар хәрәкәтен үстерүгә аерым игътибар бирә. "Геолог һөнәре - балачактан ук кешенең һөнәре. Бездә геологияне өйрәнү буенча төп мәктәпләр бар, анда балалар фәнни хәрәкәттә актив катнашалар. Бу хәрәкәткә ярдәм иткәнебез өчен нефтьчеләргә рәхмәт. Татарстанның геологлар җитмәүгә бәйле проблемалары булмаячагына ышанам. Без бу һөнәрне бик кадерлибез һәм алга таба да аңа ярдәм итәчәкбез», - дип билгеләп үтте республика Рәисе. Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Цивилев балалар-яшүсмерләр геология хәрәкәте үсешенә керткән өлешләре өчен берничә бүләк тапшырдылар. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында геологияне өйрәнү буенча 40 мәктәп-база мәйданчыгы бар. Геологик хәрәкәткә җәлеп ителгән укучыларның гомуми колачы 1,5 мең балага җитә.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. Булат Низамиев.