Татарстан Рәисенә Казан югары танк команда училищесының яңа башлыгын тәкъдим иттеләр

10.07.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Коры җир гаскәрләре баш командующие Олег Салюков белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Рөстәм Миңнехановка Казан югары танк команда училищесының яңа башлыгын тәкъдим иттеләр. Ул - генерал-майор Виталий Герасимов.

Бу вазыйфага билгеләнүгә кадәр ул РФ Кораллы Көчләре Генераль штабының Хәрби академиясенең илкүләм куркынычсызлык һәм дәүләт оборонасы факультетын җитәкли. Виталий Герасимов 1977 елның 9 июлендә Казанда туган. Казан югары танк команда училищесы һәм Чиләбе танк институтының Казан филиалы курсанты була. Төньяк Кавказ төбәгендә, Сүрия Гарәп Республикасында һәм махсус хәрби операциядә катнашкан. Берничә дәүләт бүләге алган.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.