Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика кулланучылар кооперациясе оешмаларына күчмә сәүдә өчен яңа автомобильләр тапшырды. Тантанада Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин, ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов катнашты.
Чара «Агроидел-2024» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында узды. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Кулланучылар берлеге хезмәткәрләрен якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре – Халыкара кооперация көне белән котлады. Ул ассызыклаганча, авыл халкы өчен уңайлы шартлар тудыру - өстенлекләрнең берсе. "Аларны барлык төр хезмәт күрсәтүләр белән тәэмин итү мөһим, шул исәптән сәүдә белән дә. Бу эштә авыл халкы белән турыдан-туры эшләүче куллану кооперациясе оешмалары зур роль уйный», - диде Татарстан Рәисе. Ул билгеләп үткәнчә, кооператорларның көндәлек хезмәте нәтиҗәсендә республиканың 1,5 мең торак пункты күчмә сәүдә хезмәте белән тәэмин ителгән. Бу эшкә 135 автокибет җәлеп ителгән. "Татарстан Кулланучылар берлеге - Россия кулланучылар берлекләре арасында алдынгыларның берсе. Автопаркны киңәйтү - сәүдә эшчәнлегенең оперативлыгын арттырырга, торак пунктларны колачлауны арттырырга, ә авыл халкына даими рәвештә һәм вакытында беренчел кирәкле товарларны сатып алырга мөмкинлек бирер дип ышанам», - дип өстәде ТР Рәисе. Татарстан Кулланучылар берлегенең район оешмаларына барлыгы 10 автокибет тапшырылды. Фургоннар суыту витринасы, автоном су белән тәэмин итү, товарлар урнаштыру өчен шкаф һәм ГЛОНАСС спутник мониторингы системасы белән җиһазландырылган.