Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Свияжск-Зернопродукт» ҖЧҖнең яңа элеватор комплексында булды.
Элеватор Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге мәйданчыгында урнашкан. "Свияжск-Зернопродукт" авыл хуҗалыгы продукциясен автомобиль, су һәм тимер юл транспортына җибәрү мөмкинлеге белән саклауны, чистартуны, киптерүне, күчереп төяүне тәэмин итәчәк. Саклау куәте 16 силос корпусында 112 мең тонна ашлыкка җитә.
Инвестицияләрнең гомуми суммасы 2,8 млрд. сум. Инвесторы - СММЛЦ резиденты "Август-Агро" компаниясе. Бүгенге көндә элеватор эшләтеп җибәрү-көйләү режимында эшли. Рөстәм Миңнеханов лабораториядә булды, анда белгечләр керүче ашлыкның сыйфат күрсәткечләрен билгеләячәк һәм ветеринария-санитария нормаларын үтәүне контрольдә тотачак.
Аннары республика Рәисе продукцияне автокабул итү һәм саклау комплексын, шулай ук продукцияне җибәрү линиясен карады. Биредә тимер юл вагонына беренче сынау ашлыгы җибәрелә.
Элеватор эшчеләре белән аралашканда Рөстәм Миңнеханов әлеге проектның перспективаларын югары бәяләде. "Бик яхшы мәйданчык, уңайлы инфраструктура һәм уникаль логистика мөмкинлекләре. Тимер юл транспорты, су юлы, янәшәдә ике федераль трасса М-7 һәм М-12. Сезнең эшегез җитәрлек булыр дип ышанам", - дип өстәде Татарстан Рәисе. Элеватор аша ел дәвамында 450 мең тоннадан артык уңыш үтәчәк. Комплекс корабларга - сәгатенә 700 тоннага кадәр ашлык, ә тимер юл һәм автотранспортка сәгатенә 350 тонна тиз төяүне тәэмин итә ала.
Шулай ук Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәгенә визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов тротуар плиткасы җитештерү буенча «Выбор-Поволжье» ҖЧҖ заводында булды. Предприятиенең тәүлеклек җитештерүчәнлеге 3,5 мең кв. м тротуар плиткасы, 9 мең данә бетон борт юл ташлары һәм 25 мең данә бетоннан борт тротуар ташлары.