Татарстан Рәисе: "Дорхан" компаниясе - республикабызның күптәнге стратегик партнеры

03.07.2024

Бүген Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге мәйданчыгында «Дорхан» компаниясенең яңа инвестицион проектларына старт бирделәр. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Дорхан» концернына нигез салучы Александр Ханин катнашты.

Компания елына 70 мең тонна продукция җитештерү куәте булган минераль мамык плитәләрдән җылылык изоляцияләү материаллары җитештерү заводы төзелешен башлап җибәрә. Шулай ук 100 мең кв. м мәйданлы логистика комплексын төзү планлаштырыла.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, "Дорхан" - Татарстанның күптәнге стратегик партнеры. Компания республика территориясендә үз проектларын гамәлгә ашыра инде. "Компания үсешен дәвам итүе сөендерә. Минераль мамыктан ясалган җылылык изоляциясе эшләнмәләре заводы - импортны алмаштыруга юнәлдерелгән җитештерү, продукция төзелеш базарында кирәкле.

Яңа логистика комплексы - шулай ук әһәмиятле проект», - дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе. Александр Ханин үз чиратында республика җитәкчелегенә инвестиция проектларын гамәлгә ашыруда компаниягә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. "Дорхан" - Россиянең металл конструкцияләр, тулы комплектлы һәм тиз төзелә торган биналар, алюминий архитектура системалары, җылылык изоляцияләү материаллары, төзелеш сэндвич-панельләре, шәһәр инфраструктурасы өчен хәл ителешләр, капка һәм ишек системалары, йөкне күчерү җайланмалары, шулай ук шәһәр инфраструктурасы һәм авыл хуҗалыгы объектлары җитештерүчесе. Продукция илнең 7 төбәгендә урнашкан 32 заводта җитештерелә. Шулай ук концерн составына 26 җитештерү-склад комплексы һәм 54 Ссәүдә вәкиллеге керә. Татарстанда Лаеш районында «Дорхан»ның ике бүлекчәсе эшли инде. Капка һәм роллет системалары җитештерү буенча беренче завод 2012 елда ачылган. 2021 елдан "Дорхан" индустриаль паркы эшли, анда металл конструкцияләр һәм блок-модульле биналар җитештерү буенча ике завод бар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.