Рөстәм Миңнеханов Росагролизингның Казандагы филиалын ачуда катнашты

03.07.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов компаниянең Казандагы филиалын ачтылар. Ул - Идел буе федераль округында беренче филиал.

Республиканың 700дән артык авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесе - Росагролизинг клиентлары. Филиал эшчәнлегенең төп максаты коммерция лизингын үстерүгә юнәлдереләчәк. Шул ук вакытта техник модернизацияне саклап калу өчен төбәк офисы ташламалы лизинг кысаларында да эшләячәк.

Быел Татарстан Россиядә авыл хуҗалыгы техникасын Росагролизинг программалары аша китерү буенча 1 нче урында тора. Бүгенге көндә лизинг шартларында 4,8 млрд сумлык 670 берәмлектән артык техника җибәрелгән. Хезмәттәшлек тарихында Росагролизинг төбәккә 8 меңнән артык авыл хуҗалыгы машинасы җибәргән, ә компаниянең Татарстан агросәнәгать комплексын үстерүгә инвестицияләр суммасы 44 млрд сумнан артып киткән.

Тантаналы ачылыштан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Павел Косов Идел буе федераль округының төбәк тармак ведомстволары вәкилләре белән киңәшмә үткәрделәр. Аннары яңа филиал диварларында «Востокзернопродукт» АҖ («Красный Восток Агро» ДК) белән ашлык җыю комбайны һәм ашлык культуралары өчен чапкычлар китерү турында беренче лизинг килешүе имзаланды.

Татарстан аграрийларыннан тыш, Казандагы филиал Марий Эл Республикасы, Башкортостан Республикасы, Чуаш Республикасы, Удмурт Республикасы, Пермь крае, Түбән Новгород, Киров һәм Ульяновск өлкәләреннән килгән клиентларга хезмәт күрсәтәчәк.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. "Росагролизинг" АҖ матбугат хезмәте ярдәме белән.