Татарстанның киләсе елга бюджеты парламент тыңлауларында каралды

10.10.2013


Бүген республика парламентында “Татарстан Республикасының 2014-2016 елларның планлы чорына бюджеты турында” ТР законы проекты буенча парламент тыңлаулары узды. Парламент тыңлауларында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин, парламентның Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Морат Гаделшин катнашты.

Морат Гаделшин билгеләп үткәнчә, киләсе елга бюджет проекты Чистайда, Яр Чаллыда һәм Яшел Үзәндә узган киңәшмәләрдә тәфсилләп каралган. Фикер алышуларда башка муниципаль берәмлекләр дә катнашкан. Моннан тыш, төп финанс документы ТР Дәүләт Советы комитетларында да каралды.

Бүген ТР Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасының 2014-2016 елларга социаль-икътисади үсеш фаразын тәкъдим итте. Аның әйтүенчә, тышкы базар белән элемтәдә булу билгеле бер куркынычлар тудыра. Шуңа күрә барлык министрлык-ведомстволарның системалы эш итүе сорала.

Алдагы өч елга социаль-икътисади үсеш фаразы әйдәп баручы предприятиеләрнең мәгълүматлары һәм муниципаль берәмлекләрнең үсеш фаразларын исәпкә алып эшләнгән. Фаразның параметрлары берничә ай дәвамында республика министрлыклары, ведомстволары һәм муниципаль берәмлекләре белән берлектә эшләнгән.

Икътисад министры билгеләп үткәнчә, соңгы елларда фаразларны формалаштыру тышкы сорауның начарлануы һәм кайбер әйдәп баручы илләрдә икътисади үсешнең зәгыйфьләнүе шартларында бара. Эчке икътисади вәзгыятькә тискәре йогынты ясаучы факторларга килгәндә, алар – җитештерүдә чыгымнарның артуы (бу чималга, энергиягә һәм монополияләрнең хезмәтләренә бәяләр үсүе белән бәйле). 2013 нче елда Татарстанда да, бөтен Россиядәге кебек, икътисади үсеш динамикасының, алдагы елларга караганда, түбәнәюе күзәтелә.

Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, тулаем эчке продукт күләме 2013 ел нәтиҗәләре буенча, 2,3 процент үсеш булган очракта, 1 триллион 520 млрд. сум тәшкил итәчәк дип көтелә. “Килеп туган иктисади вәзгыятьне исәпкә алып, ил үсешенең сценар шартларыннан чыгып, без 2014 елда эчке тулаем продуктның үсешен 4,2 процент күләмендә фаразлыйбыз. Ил буенча алганда, 3 процент күләмендә көтелә”, - диде министр.

2014 елда сәнәгать җитештерүе индексы 104,6 процент күләмендә фаразлана. Сәнәгать җитештерүе индексы үсешенә төп өлешне нефть химиясе һәм машина төзелеше предприятиеләре кертә.

Республиканың 2014-2016 еллар бюджеты проекты нигезендә түбәндәге социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре салынган. 2014 елда хезмәт хакы фонды үсеше - 10,8 процент, куллану бәяләре индексы үсеше – 5 процент, экспортка җибәрелә торган бер баррель нефть өчен бәя – 101 доллар, доллар курсы 32,1 сум күләмендә фаразлана.

ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин, алдагы өч елга бюджет параметрлары белән таныштырып, елдан-ел бюджетның кытлык өлеше үсә баруын билгеләп үтте. 2014 елга ул 5 409 791, 7 мең сум, 2015 елга – 8 404 770,4 мең сум, 2016 елга 12 374 902,8 мең сум күләмендә планлаштырылган.

Алдагы елларга бюджет проекты республиканың җыелма бюджеты үтәлешен, салым һәм бюджет белән бәйле федераль законнарга кертелгән үзгәрешләрне, федераль бюджет турында закон проектын, республиканың социаль-икътисади үсеш фаразын исәпкә алып төзелгән. Шулай итеп, республика бюджетының керем өлешенә йогынты ясый торган факторларның берсе булып федераль законнарга кертелгән үзгәрешләр тора.

Министр сүзләренә караганда, бюджет проектының керем өлешен формалаштырганда ТР Президентының республика социаль-икътисади үсешенең инвестицион һәм инновацион юнәлешләрен көчәйтү буенча куелган бурычлары исәпкә алынган. “Әлеге бурычларны тормышка ашыру табышка салымга, оешмалар милкенә ташламалар бирү, салым салуның гадиләштерелгән системасы аша алып барыла”, - диде Радик Гайзатуллин. 2014-2016 елларның салым сәясәтендә иң мөһиме – салым механизмнары аша кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аларны кызыксындыру көчәйтелергә тиеш.

Алдагы еллардагы кебек, бюджетның төп керем чыганаклары булып табышка салым, физик затлар кеременә салым, оешмалар кеременә салым тора. Алар җыелма бюджетта – барлык салым белән бәйле керемнең 78 процентын, ә республика бюджетында якынча 83 процентны тәшкил итә.

Министр хәбәр иткәнчә, 2014 елда Татарстан федераль бюджеттан төрле юнәлешләр буенча 12,3 млрд. сум акча алачак.

Радик Гайзатуллин аңлатып үткәнчә, РФ Президентының 2012 елның 7 маенда чыккан Указын тормышка ашыру кысаларында, бюджет өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең хезмәт хакын арттыру өчен, 2013 ел белән чагыштырганда, 2014 елда 11 млрд. сумга акча күбрәк каралган. Ашамлыклар, медикаментлар сатып алуга чыгымнарны, инфляциягә бәйле рәвештә, 1 гыйнвардан 5 процентка индексацияләү көтелә. Стипендияләр 5 сентябрьдән 5 процентка артачак. Коммуналь хезмәтләр 1 июльдән 12 процентка индексацияләнә.

Министр сүзләренә караганда, бюджетның чыгым өлешендә ел саен беренче чиратта хәл ителергә тиешле һәм социаль яктан мөһим чыгымнар арта, бюджетның социаль юнәлеше үсә. 2013 ел бюджетында бу юнәлеш бюджетның 65 процентын тәшкил итсә, 2016 елда 80 процентка җитә. Социаль чыгымнар 2014 елда 69 процент булса, 2016 елда 72 процент тәшкил итәчәк.

Шулай итеп, 2014 елга җыелма бюджетның керем өлеше 170,7 млрд. сум, чыгым өлеше 176,1 млрд. сум күләмендә фаразлана. Кытлык – 5,4 млрд. сум күләмендә. “Бюджетның киеренке булуы көтелә”, - диде министр.

Утырышта катнашучы ТР Премьер-министры Илдар Халиков кайбер мәсьәләләр буенча фикерләрен белдереп, икътисади үсеш динамикасының акрынаюы күзәтелүен билгеләп үтте. “Министрлар үз чыгышларында яңгыраткан фараз күрсәткечләре киеренкелек тудыра һәм көтелмәгән хәлләргә әзер булып торуны таләп итә. Без моны бик яхшы аңларга тиеш”, - диде Татарстан Хөкүмәт башлыгы.

Илдар Халиков аңлатып киткәнчә, республика бюджеты тулаем алганда Россия Федерациясе бюджеты җирлегендә формалаштырыла. “Мин һәм коллегаларым икътисадның 2014 елда ни сәбәпле сизелерлек үсәргә тиешлеген әйтә алмый. Моның өчен нигез дә юк. Әлеге процессларга гомумдөнья һәм Россиякүләм көйләгечләр генә йогынты ясаса гына инде”, - диде ул.

Республиканың бюджет резервларына килгәндә, Хөкүмәт башлыгы куандырмады: резервлар юк. Бюджетның фараз күрсәткечләре дә уртача оптимистик рухта.

Шулай да Илдар Халиков Россия Президентының май аенда чыккан Указларының, һичшиксез, үтәләчәген белдерде. Бюджетка авырлык килгән очракта да, бу юнәлеш тормышка ашырылачак. Монда сүз бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру турында бара.

Ел саен депутатлар ятим балаларны торак белән тәэмин итү мәсьәләсен күтәреп чыга. Башка елларны парламентның Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова бу проблемага игътибарны юнәлтсә, быел депутат Рифат Ганибаев сорау бирде. Илдар Халиков, бу сорауга җавап биреп, әлеге максатларга федераль бюджеттан да, республика бюджетыннан да акча каралуын билгеләп үтте. Барлык сумма – 246 млн сум. Дүшәмбегә быел ел ахырына кадәр торак алачак балалар саны тәгаенләнеп бетәчәк. Сүз 220-230 бала турында бара.

Премьер-министр республика максатчан программаларын тормышка ашыруга кагылышлы сорауга аңлатма биреп, 2014 елда программаларның яңалары да барлыкка киләчәген, бер өлеше бетереләчәген хәбәр итте. ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, 2014 елда социаль яктан әһәмиятле 23 программа эшләячәк һәм моның өчен 6,5 млрд. сум акча каралачак. Әмма иң мөһиме - бу мәсьәлә түгел, ә программаларның нәтиҗәле эшләве. Илдар Халиков сүзләренә караганда, бу өлкәдә шикаятьләр бар.