Татарстан Рәисе «Алексеевск - Әлмәт» тизйөрешле автомобиль юлын төзү барышын бәяләде

01.07.2024

Рөстәм Миңнеханов «Алексеевск- Әлмәт» тизйөрешле автомобиль юлын төзү барышы белән танышты.

Рөстәм Миңнеханов юлның әзер участогы буенча йөрде һәм япманың сыйфатын югары бәяләде. ТР Рәисе бөтен участокны бер сәгать эчендә үтте.

Төзелеш 70%тан артык башкарылган. 4 полосалы юлның 145 километры быелның ахырына тапшырылырга тиеш. Бөтен озынлыгы буенча киртәләр, яктырту урнаштырыла. Көн саен 6,5 км асфальт салалар, җәйге чорда 10 км га кадәр арттырачаклар. Татарстан Рәисенә, барлык эшләр дә график буенча бара, дип хәбәр иттеләр. Техник яктан катлаулы объектларның берсе - Чишмә елгасы аша күпер. Рөстәм Миңнеханов анда туктап торды. Аңа киләсе ике айда эшне тәмамлаячаклары турында хәбәр иттеләр.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.