Татарстан Рәисе Чистайда Бөек Ватан сугышында катнашкан Нәкыйп Хәйруллин янында булды

01.07.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чистай шәһәрендә эш сәфәрендә. Визиты кысаларында ул Бөек Ватан сугышында катнашкан Нәкыйп Хәйруллинда кунакта булды, аңа быел февраль аенда 100 яшь тулган.

Татарстан Рәисе ветеранны данлы йөз еллык юбилее белән котлады. Ул ассызыклаганча, Нәкыйп Мөбарәкша улының бөтен тормышы Ватанга тугры хезмәт итүнең чын үрнәге булып тора. Рөстәм Миңнеханов аңа «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале һәм истәлекле бүләк тапшырды. Аннары сөйләшү чәй өстәле тирәсендә дәвам итте. Нәкыйп Мөбарәкша улы Хәйруллин 1924 елның 25 февралендә Чистай районының Каргалы авылында туган. 1942 елның августында Владимир пехота училищесы курсанты була, аны тәмамлаганнан соң аңа «кече лейтенант»офицер исеме бирелә. 1943 елның беренче айларында фронтка эләгә. Сугышка ул Смоленск янында Көнбатыш фронтта 274 нче укчы дивизиясенең 963 нче укчы полкы составында керә. Яшь булуына карамастан, үз кул астындагыларга үрнәк булырга тырышкан. Минометчылар взводы белән командалык итеп, һәрвакыт алгы планда була. Берничә тапкыр яралана. Беренче тапкыр 1943 елның көзендә, әмма ике атнадан соң яңадан сафка баса. 1944 елның җәендә, аркасына кыйпылчык эләгеп, үлемнән чак кына котыла. Госпитальдән соң 1944 елның декабрендә фронтка әйләнеп кайта. Белоруссия, Украина, Польша территориясендәге сугышларда катнаша, Варшаваны азат итә, Висла һәм Одерны аша чыга. Аның җитәкчелегендәге солдатлар Берлинны штурмлауда катнашалар. Күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен берничә бүләк белән ала. Җиңүдән соң НәкыйпМөбарәкша улы Германиядә кыр эшләрен оештыру белән шөгыльләнә. 1946 елда өенә кайта һәм пединститутны тәмамлый. Туган авылы Каргалы мәктәбендә башта укытучы, ә аннары директор булып эшли. Өч бала үстерә. Өч оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.