Бүген Менделеевск районында Енабердино авылы янында «Гырон Быдтон» республика удмурт мәдәнияте бәйрәме узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Удмуртия Башлыгы һәм Хөкүмәте Администрациясе җитәкчесе Александр Журавлев катнашты.
Рөстәм Миңнеханов бәйрәм мәйданчыгын карады, удмурт халкының гореф-гадәтләрен, көнкүрешен һәм мәдәниятен чагылдырган авыл ишегалларында булды. "Осталар авылында" Татарстан Рәисе традицион удмурт һөнәрләре һәм шөгыльләре белән танышты: җеп эрләү, тукыма туку, бәйләү, чигү һ.б. Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән эшләнмәләрнең сыйфатын югары бәяләде һәм осталарга Казанда булачак һөнәрчелек үзәге территориясендә үз җитештерүләрен җәелдерергә тәкъдим итте. Аерым мәйданчыкта төрле милли уеннар оештырылган иде. Шулай ук республика Рәисе удмурт туй йоласын карады. Кәләш - Татарстаннан, ә кияү - Удмуртиядән. Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, якты «Гырон Быдтон» Татарстанның иң танылган мәдәни вакыйгаларының берсенә әверелде. Удмуртлар - кунакчыл һәм тырыш халык. Сез үз телегезне, гореф-гадәтләрегезне һәм йолаларыгызны саклыйсыз, бердәм Татарстан гаиләсендә лаеклы урын алып, республика үсешенә зур өлеш кертәсез. Барыгызны да бу матур бәйрәм белән котлыйм!"- диде Татарстан Рәисе. Александр Журавлев Удмуртия Башлыгы Александр Бречаловның сәламләвен укыды. Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Журавлев Татарстан Республикасы һәм Удмуртия Республикасы бүләкләрен тапшырдылар. «Гырон Быдтон» бәйрәме күп гасырлык тамырларга ия, язгы кыр эшләренең тәмамлануын символлаштыра һәм удмуртларның үзенчәлекле мәдәниятен чагылдыра. Республика дәрәҗәсендә 1998 елдан бирле үткәрелә.