Татарстан - илдә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге буенча лидер. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
"Бүген бөтен ил буенча бөтенроссия яшьләр көненә багышланган бәйрәм чаралары узачак. Безнең җәмгыятьнең, илебезнең киләчәге яшьләр кулында. Үсеп килүче буынны тәрбияләү, яшьләрнең үз-үзләрен ачу өчен киң мөмкинлекләр булдыру - безнең иң мөһим бурычыбыз», - диде республика Рәисе. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан барлык яшьләр проектларына ярдәм итә. Бүген «Урам» экстрим-паркында Яшьләр көнен бәйрәм итү өчен федераль мәйданчыкларның берсе оештырылачак. Бәйрәм чаралары республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында да планлаштырылган. "Барлык чараларны да куркынычсызлык гамәлләрен үтәп лаеклы уздырырга кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул тәрбиячеләрнең һәм сыйныф җитәкчеләренең мөһим миссиясен билгеләп үтте. "Безнең бурыч - республикабыз, илебез патриотларын тәрбияләү. Бу эшкә үз карашыңны үзгәртергә, милли гореф-гадәтләрне, мәдәниятне, туган телне саклауга аерым игътибар бирергә кирәк. Без барыбыз бергә шушы юнәлештә барырга тиеш», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнеханов 3-5 июльдә «Казан Экспо»да «Агро Идел» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узачагын да әйтте. Авыл хуҗалыгында инновацион эшләнмәләр, техника һәм җайланмаларның яңа төрләре, кызыклы тәҗрибә-демонстрация басулары, АСК предприятиеләре экспозициясе, төрле семинарлар һәм түгәрәк өстәлләр тәкъдим ителәчәк.