Татарстанда юллар төзелеше программасын 4 миллиардка кадәр арттыру планлаштырыла
28.10.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2008-2009 елларда Татарстан Республикасында юллар төзелеше программаларын тормышка ашыруның барышына багышланган брифинг узды.
“Татарстанда авыл торак пунктларына кадәр асфальт юллар булачак”, - диде брифингта Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2008 ел, 17 нче март, 408 нче номерлы әмере нигезендә Татарстан Республикасының авыл торак пунктларына илтә торган подъездларны норматив хәлгә китерү буенча 2,5 млрд. сумлык эшләр үткәрелә (киләчәктә аны 4 миллиардка кадәр арттыру планлаштырыла). 2008 елда программаның 195 объекты арасыннан 100 дән артык торак пунктны каты өслек җәелгән подъездлар белән тәэмин итү планлаштырыла. Әлегә республиканың якынча 1400 торак пунктында каты өслекле юллар юк.
Брифингта министр 2008 елда юллар төзелеше тармагында материаль-техник базаның шактый яңартылуын билгеләп үтте. Подрядчылар яңа асфаль измәсе ясау җайланмалары, асфальт салу җиһазлары, катоклар сатып алды. Боларның барысы да киләчәктә күбрәк эш башкару һәм күп акча үзләштерү мөмкинлеге бирәчәк. Заманча төзелеш методлары, аерым алганда, салкын ресайклинг методы 10 ел дәвамында капиталь ремонт ясау таләп ителми торган сыйфатлы юллар төзергә мөмкинлек бирә.
“Юл төзүчеләрнең төп проблемаларыннан берсе – бюджетны еллык планлаштыру. Бер ел эчендә юллар төзүгә кирәкле документларны әзерләп бетерү, килешүләр, экспертизалар, тендерлар, төзелешнең бөтен стадиясен узу мөмкин түгел. Хәзер Татарстанда өчьеллык бюджет кабул ителде, һәм мондый озак вакытлы планлаштыру күп кенә сорауларны юкка чыгарачак”, - дип аңлатып китте журналистларга Илдус Фәсхетдинов.
2008 елга Татарстан Республикасында юллар төзү эшләре программасы бөтен чыганаклар буенча 13,9 млрд. сум тәшкил итә, шул исәптән 5,1 млрд. сум – Россия Федерациясе бюджеты, 8,8 млрд. сум – Татарстан Республикасы бюджеты.
Агымдагы елда федераль автомобиль юллары буенча түбәндәге эшләр башкарылды: 840 – 859 км, 927 – 933 км, 933 – 941 км дагы участокларда М-7 “Волга” автомобиль юлы яңартып төзелде, 829 нчы километрда юл челтәрен төзү, 976 нчы километрда Нократ елгасы аша күпер салу, “Сафоново – Залесный” участогында “Йошкар-Ола – Яшел Үзән” автомобиль юлын яңартып төзү эшләре үтәлде.
56,9 млн. сумга 108,9 км федераль автомобиль юлларына ремонт ясалды, күперләр һәм торбалар төзәтелде. Федераль автомобиль юлларын һәм күперләрне карап торуга 415,2 млн. сум бүлеп бирелә.
Төбәк автомобиль юллары буенча түбәндәге эшләр башкарылды: 8 күпер төзелеше һәм 30 күпергә ремонт ясау эшләре бара; 7 - 24 км, 24 – 40 км дагы участокларда “Сорочьи Горы – Шәле” автомобиль юлы, Свияжск утрау-шәһәренә подъездлы автомобиль юлы төзелде, төбәк өчен әһәмияте булган 74 км озынлыктагы юл яңартып төзелде.
Агымдагы елда 359,9 км озынлыктагы төбәк автомобиль юлларына ремонт ясау эшләре төгәлләнеп килә. Шул исәптән Татарстан Республикасының Әлки, Биектау, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Спасс муниципаль районнарында 75 км гомуми озынлыктагы 12 объектта эшләр салкын ресайклинг методы белән алып барыла. Бу исә материалларны азрак тотып, өр-яңа диярлек юл салып кую мөмкинлеге бирә. Әлеге метод белән материалны этаплы куллану хисабына юлларны асфальт белән каплау бертөрле ныклы нигез булдырырга, юлларны каплау бәясенең 30 процентка кадәрен экономияләргә мөмкинлек бирә.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы