Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанда Навои өлкәсе Хакиме белән очрашты

27.06.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Навоида (Үзбәкстан) Навои өлкәсе Хакиме Нормат Турсунов белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ике ил лидерлары төбәкара хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирәләр, барлык инициативаларны хуплыйлар. "Татарстан Россия һәм Үзбәкстан арасындагы хезмәттәшлекне активлаштырырга әзер. Узган елда товар әйләнеше 370 миллион доллар тәшкил итте», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Яклар хәзерге вакытта Навоида гамәлгә ашырыла торган уртак проектлар, аерым алганда, «КИП-Мастер» проекты турында фикер алыштылар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.