Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәре кысаларында «Навоиазот» АҖ заводында булды.
Предприятие Үзбәкстанның барлык химик продукциясенең яртысын җитештерә. Бу: аммиак селитрасы, аммоний сульфаты, цианистый натрий, азот кислотасы, углерод ике оксиды, метанол ректификат, полиакриламид һәм башкалар.
Рөстәм Миңнеханов җитештерү процессы һәм алга таба үсеш планнары белән танышты. Продукциянең төп кулланучылары - авыл хуҗалыгы предприятиеләре.