Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Навоида (Үзбәкстан) тау эшләре өчен тау-шахта җайланмалары һәм нефть-газ тармагы өчен җайланмалар җитештерү предприятиесендә булды.
Продукция нигездә тау, нефть-газ һәм химия тармаклары предприятиеләре өчен, шулай ук кече бизнес предприятиеләре өчен кулланыла. Станок җайланмаларын эшләтеп җибәрү-көйләү, монтажлау һәм техник хезмәт күрсәтү, йөк автотранспортын, тау техникасын һәм шахта җайланмаларын, теләсә нинди катлаулылыктагы гидравлик системаларны, гидравлик насосларны һәм гидромоторларны ремонтлау буенча хезмәтләр комплексы күрсәтелә.
Аннары Рөстәм Миңнеханов «Uzbekistan Hydrogen Peroxide» ҖЧҖнең водород перекисе җитештерү заводында булды. Предприятие продукциясе медицинада, тукыма, целлюлоза-кәгазь һәм тау эшләре сәнәгатендә кирәкле. Компания үз товарларын Россиягә, Казахстанга һәм Белоруссиягә экспортлый.