Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга, Навои шәһәренә эш сәфәренә килде.
Халыкара аэропортта аны Навои өлкәсе Хәкиме, Үзбәкстанның Энергетика министры һәм Үзбәкстан Республикасының Инвестицияләр, сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары каршы алдылар.
Республика Рәисе программасында - кайбер предприятиеләргә бару, шулай ук уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышу өчен өлкә җитәкчелеге белән очрашулар.