Рөстәм Миңнеханов Кытайның Урумчи шәһәрендәге татар мәчетендә булды

26.06.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Урумчи шәһәрендәге (Кытай) татар мәчетендә булды.

Мәчет 1897 елда җирле татар даирәсе җыйган акчага төзелгән һәм шәһәрдә иң борынгыларның берсе булып тора. Бина гадәти шәкелдә эшләнгән һәм 4 үзара тоташкан намаз залы бар.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан мөфтие белән бергә мәчетне карады. Шулай ук Камил хәзрәт Сәмигуллин җирле имамга ТР Мөселманнары диния нәзарәтеннән яңартылган «Казан басмасы» мөсхафаларын бүләк итте.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.