Татарстан Рәисе Кытайда Синьцзян Җитештерү-төзелеш корпусының төзелеш-инженерлык төркемендә булды

26.06.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайга эш сәфәре кысаларында Синьцзян Җитештерү-төзелеш корпусының төзелеш-инженерлык төркемендә булды.

Оешма торак һәм юл төзелешләренең генераль подряды буенча эш алып бара. Кытайның 500 иң эре предприятиесе һәм дөньяның 250 иң эре халыкара подрядчылары арасында. Синьцзяндагы инвестицияләрне, финанслауны, төзелешне һәм эксплуатацияне берләштерүче иң эре комплекслы төзелеш-инвестиция төркеме булып тора.

Рөстәм Миңнехановка компаниянең эш принциплары турында сөйләделәр. Бүген ул үз проектларын Кытайның 21 провинциясендә һәм 18 чит илдә тормышка ашыра.

Реализацияләнгән проектлардан - Синьцзянда иң эре су хуҗалыгы үзәкләре, Каракорум тауларында иң озын Кытай-Пакъстан автомагистрале, шулай ук дөньяда иң зур ясалма утраулартөркеме - Дубайның Пальма утравы.

Xingtuan Constructionggineering Group хәзерге вакытта 10 бүлендек компаниягә ия, хезмәткәрләр саны 9000 кешедән артып китә. 2023 елда җитештерү күләме 47,08 млрд юань тәшкил иткән.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.