Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Синьцзян-Уйгыр автономияле районының Кытай Коммунистлар партиясе комитеты секретаре урынбасары ЛиИфэй белән очрашты.
Исегезгә төшерәбез, республика Рәисе Урумчи шәһәрендә (Кытай) эш сәфәрендә.
Очрашуда ике дәүләт лидерларының икътисадый хезмәттәшлек планнары турындагы уртак белдерүләре нигезендә товарлар һәм хезмәтләр буенча сәүдә күләмен арттырырга, финанс, сәнәгать-технология һәм транспорт-логистика тармакларында элемтәләрне тирәнәйтергә кирәклеге билгеләп үтелде.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, узган елдан Татарстанда Россиянең Кытай белән эшлекле элемтәләрен киңәйтүгә юнәлдерелгән «РОСТКИ» эре бизнес-форумы үткәрелә. Республика Рәисе Синьцзян-Уйгыр автоном районының эшлекле даирәләрен форумда катнашырга чакырды.